#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин юлы алга бара

последние и лучшие новости искусства в мире

Халыкның дин юлына тартылуына мин бик шат, яшьләребез дә калышмыйлар. Кайда гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, хәтем, теләү, корбан ашлары, никахлар үткәреп торалар, Аллага шөкер. Быел менә Корбан бәйрәме көзнең бик әйбәт вакытына туры килде. Авылларда, мәчетләрдә гөрләтеп корбанлыклар үткәрделәр. Менә шул вакыт туган авылым Тарханда булдым. Әниләрем: “Корбанлык үткәрәбез, булышырга кил”, - дип чакырдылар. Кызганычка каршы, шул арада каенанам дөнья куйды.

Каенанамны әниемдә корбанлык уздырган көнне җирләделәр. Мин әниемне, киленемне алып бәхилләшергә генә барып кайттык, янында утырырга вакыт булмады, үкенечтә калдым. Кырдан кайтып халык корбанлыкларга йөрде. Мәчеттә дә яшьләр – Шәрәфетдиновлар һәм Усмановлар, үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә, авылга кайтып корбанлыклар үткәрәләр, әти-әниләренә, авыл халкына нинди шатлык бу!

Каскарага кайткач, берничә көн үтүгә: “Мәчеттә корбанлык үткәрәбез, булышырга килегез”, - дигән хәбәр алдык. Монда халыктан акча җыеп үткәрделәр, без - “Сердәш” ансамбленнән 3 хатын-кыз, көннәр буе токмач кисеп, бавырсаклар пешереп булыштык. Кызым Луиза Ильясованы да чакырганнар, ул да җырлады. Чараны ансамбль җитәкчесе Әлфия Тимканова алып барды, мин мөнәҗәт көйләдем.

Менә шулай Корбан бәйрәмен зурлап мәчетләрдә, өйләрдә, карты-яше гөрләтеп үткәрәләр. Халык гореф-гадәтләрне онытмый. Хәләл ризык тулы өстәлләр әзерләп никахлар үткәрәләр. Хәзер никахларда, юбилейларда баян белән җырлап-биеп котлыйлар, элек туйларда гына күңелләнгәннәр.

Менә без күптән түгел Яркәү районының Кортъегән авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсендә булып, Мөршидә апамның 70 яшен һәм Әмир җизни белән бергә яшәүләренең 50 еллык Алтын туйларын бәйрәм иттек. Әйтәсем килә, авыллары зур булмаса да, мәчеткә кеше күп йөри икән. Әмир җизни үзе мулла вазифасын үти. Унлаган ир-атның гөрләтеп салават әйтүенә бар күңелдән шатландык. Әмир җизни әйбәтләп дога укып алды, аннары хатынын котлады, соңыннан тормыш юлларында нәрсәләр булганын бераз сөйләп үтте. Аннары балалары котлап киттеләр, мин дә җыр бүләк иттем.

Без хәзер шулай юбилейларга, никахларга баян белән йөрибез, иптәшем баянда уйный.

Менә күптән түгел Каскарада яңа төзелә торган Велижан авылында Шакировлар гаиләсендә Вәгыйзә сеңлемнең баласына сөннәт ниятлеге һәм машиналарына Коръән укыттылар. Матур йорт салганнар, ике бала үстерәләр.

Аллага шөкер, замана балаларының да тормышны дин юлыннан башлаулары бик яхшы. Без инде балаларыбызны үстереп, үз юлларына тапшырдык. Инде безгә мәчеткә, никахларга, теләүләргә йөрү калды.

Тормыш авыр, әлбәттә, күп пенсионерлар эшли, мине тормыш иптәшем эшләтми, аңа зур рәхмәт. Миңа өйдә дә эш җитә, өйне җыештырып, ашлар пешереп, намазлар укып, аның эштән кайтуын көтәм. Яшьлектә төрлесе булды, картайгач, мин бәхетле, дип әйтә алам. Ялларда шулай кунактан кунакка йөрибез, 82 яшьлек әниемнең хәлен белергә еш авылга кайтабыз. Теләүләр үткәреп торабыз, көзен әтиемнең 9 елын үткәрдек.

Аллаһы ризалыгы өчен шулай хәләл ризыклы табыннар әзерләп туганнарны җыябыз. Дин, Исламны куәтләү теләгендә булып Коръән шәриф хөкемнәрен өскә чыгару юлында тырышлык итүче кардәшләребезнең максатларына ирештер.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836