Материалы

“Динебезнең асылын яшьләргә тапшырыйк”

последние и лучшие новости искусства в мире

45-2Хәтирә Хикмәтулла кызы 1976 елда Яркәү районының Түре авылы балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрелә һәм бер елдан соң авыл егете Кучаров Әбделмәҗит Әбделкәрим улына кияүгә чыга. Балалар бакчасында 23 ел хезмәт итә.

- 1995 елны безнең авылда тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме үткәрелде. Мәчет төзетүченең (төп спонсор) исеме Мәрьям, ул үзе гарәп илләрендә яши. Безнең мәчетнең дә исеме «Мәрьям» дип атала, - дип сөйли Хәтирә апа.

Төзү эшләре барганда Хәтирә ханым читтә булмаган, садака акчалары җыйганда, төрлечә ярдәм итүчеләр арасында актив катнашкан. Мәчет тирәсендә агачлар утырткан вакытта да үз өлешен керткән.

- Шул еллар мәчет бинасында авыл хатыннары җыелышып гарәп әлифбасын укырга йөрделәр, аларның күбесе инде юк, диярлек, хәзер һәммәсен сагынып искә алам. Бүгенге заман хатыннары мәчеткә йөрергә оялалар, шунысы бик борчый.

Хәтирә ханымның теләге: хәзерге көндә олы яшьтәге апаларны җыеп, мәчеттә дини дәресләрдә катнашу, хак динебезнең асылын тулысынча өйрәнеп, яшьләргә - киләчәк буыннарга тапшырып калу, бу безнең изге бурычыбыз, дип әйтә ул.

Хәтирә ханым авылдашлары арасында хөрмәткә лаек кеше, барысы да аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр. Иптәше белән бергә яшәүләренә 45 ел үтеп киткән. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр - Зөһрә белән Эльвира, 5 оныклары да бар. Хәтирә ханым матур юбилеен каршы алды. Әлеге күркәм гаилә сокландырып, сәламәтлекләренә куанып көн итсен.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума