#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дини бәйрәмнәрне хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

Дини бәйрәмнәрне үткәрү, динне тотулар берничә дистә еллар артык тыелып торды. Авыллардагы мәчет манараларын да кистереп ыргыттылар. Әби-бабайлар дини ашларны яшертен үткәрделәр. Рөхсәт булу белән авылларда яңа мәчетләр калкып чыкты, әби-бабайларыбыз шатланышып матур күлмәкләрен киеп, бер-берсенә Коръән ашларына йөри башладылар. 1962 елны Төмәннән килеп Киндерле мәчетенең дә манарасын кисеп киттеләр. 1997 елга кадәр бина авыл клубы булып торды, ә 1998 елны мәчетнең нигезен яңадан күтәреп, түбәсен тимер белән ябып, тышын кирпеч белән тышладылар, эчтән коры штукатур кадаклап, ниһаять, 1999 елны мәчетнең ачылу тантанасы үтте.

Мәчетне яңадан торгызуга акча табу өчен спонсорлар эзләнелде. Алар – Мәскәүдә яшәүче Бусалов, Төмәндә яшәүче Крамской, Каюмов, Калачаев, Гыйниятулла, авыл халкы акчалата да, кул көчләре белән дә булыштылар. Бу эшне башкарып чыгаруны авылның өлкәннәре Дәүләтгәрәй Хәбибуллинга тапшырдылар. Мәчет төзелгәннән дини ашлар – Рамазан, Корбан гаетләре, Мәүлид бәйрәмнәре мәктәптә үткәрелеп барды, соңгы вакытларда рөхсәт булмау сәбәпле, Альфред Ногманов белән Фәрханә Гыйльманова йортларында уздырылды. Шул елларны бәхеткә, Киндерледә фермалар төзи башладылар, чит илләрдән сыерлар китерделәр. Бу эшне эшмәкәр-инвестор Ринат Насыйров башкарды.

Мәчетнең аскы катына ашлар уздыру өчен аерым бүлмә төзергә ярдәм итте. Хәзер һәрбер дини ашларны авыл халкы анда уздырырга тырыша. Киндерледә үзебезнең муллаларыбыз барысы да картаеп вафат булдылар, урыннары җәннәттә булсын.

1997 елны Үзбәкстаннан Гомәр, Уфадан Рим килеп бер ел эшләп киттеләр. Хәзерге муллабыз Сәлимҗан Самадов Киндерледә 14нче ел яши, читтән торып Казан мөселман университетын тәмамлады. Быел гаиләсе белән хаҗ сәфәрендә дә булдылар. Безгә килгәндә 2 кызы бар иде, монда 2 егет тә туды. Өчесе укучылар, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Икенче кызы Өркыя Коръән сүрәләрен яхшы укый, мәктәптә дә гел “5”ле билгесенә бара. Сәлимҗан 7 хатын-кызны укыта – Асия Мөхәммәтова, Фәния Заһидуллина, Нурия Ногманова, Гөлфинур Бакиева, Наилә Мотыйгуллина, Мәдинә Гыйсмәтуллина, Мансура Фазлуллина.

Барысы да гарәп хәрефләрен өйрәнделәр. Әкренләп Коръән сүрәләрен укый башладылар. Мәчеттә ашлар менә шушы хатыннар ярдәмендә үтә, алар пешерәләр, табын әзерлиләр, ахырда юып, чистартып кайталар. Гает бәйрәмнәрендә “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле мөнәҗәтләр, шигырьләр әзерләп халык алдында чыгыш ясый, алар да табын әзерләшергә булышалар.

Һәрбер үткәрелгән бәйрәмгә финанс ягыннан ярдәм итүче – “Молоко” производство компаниясе түрәләре. Менә соңгы Корбан гаетен уздырганда авылыбызның сыер савучысы, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгының атказанган эшчесе исемен алган 85 яшьлек Срур Хәлилова чала торган корбанлыгын акчага исәпләп, 5 мең акча бирде, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен.

Барыбыз да бергә дус яшик, бердәм булыйк, илләргә тынычлык, татулык, сәламәтлек бирсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836