#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дини идарәдә Тукай шигырьләре яңгырады

последние и лучшие новости искусства в мире

19-4Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүчеләр җитәкчеләре - педагогия фәннәре кандидаты, хаҗи Рафаэль Гадиев тырышлыгы белән төрле бәйрәм оештырып кына торалар. Бу юлы алар бөек Тукайның туган көне – Туган тел көне алдыннан аңа багышланган кичә үткәрделәр. Монда курска йөрүчеләр генә түгел, барлык дини идарә әгъзалары җәлеп ителде. Дога белән башланган чараны Габдулла Тукай тормышына багышланган чыгышлар дәвам итте.

Мөфтиебез Зиннәт хәзрәт Садыйков «Тукай һәм дин аерылгысыз бер агачның ботагы һәм тамыры», аннары Хәнисә хаҗия Алишина «Өчиле чоры», Динар Нәфыйков «Тукай әсәрләрендә татар-мөселман дини аңының дәрәҗәсе» белән таныштырдылар. Шуннан соң Рафаэль Галимҗан улы «И туган тел, и матур тел» презентациясен тәкъдим итте. Аннары 16 катнашучы Г.Тукайның дини темага багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Әнисә ханым Юсупова «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән китаплар күргәзмәсен оештырды, китаплар белән таныштырды һәм «Кырлайга сәяхәт» дигән теманы ачыклады.

Кичә бергәләшеп башкарылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Кунакларга һәм катшучыларга Гөлнур Хәйруллинаның «Әлифба маҗаралары» китабы бүләк итеп бирелде.

Төркемнең актив катнашучысы Мәсхүдә апа Дәүләтшина: «Чараның исеме: «Тукай һәм дин». Ул очраклы түгел. Чарада татар теле һәм ислам нигезләре өйрәнү курслары укучылары катнашты.

Дингә кагылышлы шигырьләр сайладык. Мәсәлән, мин «Ана догасы» шигырен укыдым.

Катнашырга теләүчеләр күбрәк булыр иде. Әмма кысан булгач, күп кунаклар чакырылмады. Киләсе елда берәр иркенрәк җирдә уздыруны уйларга кирәк.

Катнашучыларның татарча шигырь сөйләргә теләкләре зур икәне күренеп тора. Милли киемнәр киеп әзерләнеп килгәннәр», - дип фикерен белдерде. Татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен бик теләп өйрәнүчеләрнең берсе – Римма Сәфәрова. Ул Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр колледжында инглиз телен укыта. «Үземнең татар телен инде 5 ай өйрәнәм! Туганнарны балачактан тыңладым, аңлый идем, ләкин сөйләшми идем. Татар телен өйрәнү миңа ошый! Мине рухландырды һәм мин Г.Тукайның «Сөй гомерне» дигән шигырен өйрәнергә теләдем. Анда шагыйрь тормышны һәм туган халкыбыз яшәгән бөтен нәрсәне яратырга чакыра», - дип сөйләде.

Рафаэль хәзрәткә Зиннәт хәзрәтнең музыка турында да әйтүе ошаган: «Изге Коръәндә музыка турында катгыйлык юк, ничек халык җырларын һәм классик әсәрләрне тыңламаска! - диде ул»

«Барысы да теләп катнаштылар, күңелемә хуш килде. Әлеге бәйрәмнәр уку процессын төрлеләндерә, практик рәвештә алган белемне сынап карарга мөмкинлек бирә. Һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, телебезне саклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк. Икенче елга «Туган тел» көнен балалар, әниләр-әтиләр һәм әбиләр-бабайлар белән үткәрергә дигән теләкләр булды. Мөфтиебезнең Шиһабедин Мәрҗәни сүзләре белән: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт», - дип әйтүе хупланып каршы алынды, киләсе елга барысы да милли киемнәрдән килергә теләделәр», - диде Рафаэль Галимҗан улы канәгатьлеген белдереп.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836