#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дога кылу тәртипләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Редакциягә дөрес итеп дога кылу тәртипләрен сорап шалтыратучылар бар. Доганы тел беләнме, калеб беләнме яки шыпырт кына кылу дөресме, диләр. Бу турыда әңгәмәне Динар хәзрәт Нәфыйков белән корып, җавапны аңардан алдык.

- Доганы һәрвакыт тел белән генә кылу шарт түгел. Кайбер вакытларда эчтән генә кылыныр. Мөселман кешесе һәрвакыт дога һәм ялвару хәлендә булырга тиеш. Бу инде бөтен дөнья эшләрен ташлап, дога белән генә мәшгуль булу дигән сүз түгел.

Хәерле гамәлләр кылырга күнеккән яисә күп яхшылыклар эшләгән кеше өчен дога кылу бер гадәт булып китәчәк. Моннан соң ул гөнаһлы эшләр эшләмәячәк. Әллә нигә бер эшләгән кечкенә гөнаһлары исә кылган файдалы эшләренең савабы янында югалып калачак.

Шуңа күрә еш кына яхшылыклар эшләгән мөселманнар дога һәм ялвару хәлендә булачаклар. Дога кылу өчен төгәл бер вакыт булмаса да, кайбер вакытлар доганың кабул булуы һәм Аллаһының ризалыгын алу өчен уңайлы дип исәпләнә.

Билгеле булганча, Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан мөбарәк айлардан санала. Димәк, бу айларда кылынган догаларның кабул булу ихтималы тагын да зуррак булыр.

Яхшылык эшләгән бер кеше, кылган изгелекләреннән шундый күп савап алыр, кылган гөнаһлар эшләгән савабы янында бик кечкенә булып калыр, бәлки Аллаһы Тәгалә ул аз калган гөнаһларын да гафу итәр. Рамазан - ураза һәм башка гыйбадәтләрнең иң югары дәрәҗәгә җиткән ае. Шуңа күрә бу ай – тәүбә, дога һәм ялвару ае.

Рәҗәб, Шәгъбән – дога өчен иң уңайлы айлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләре бу айларда гыйбадәтләрен тагын да арттыра төшкәннәр, уразаларын күбрәк тотканнар. Шулай ук Гает, Гарәфә, җомга, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре догаларның кабул булуы өчен уңайлы көн һәм кичәләр дип санала.

Гает, Гарәфә һәм җомга көннәре исә изгелеге һәркемгә билгеле көннәр һәм кичәләрдер. Ураза тоткан кешенең авыз ачу сәгатьләре, догаң кабул булсын өчен иң уңайлы вакытлар булып санала.

- Динар хәзрәт, Рамазан аеның Кадер кичәсе турында нәрсә әйтерсез?

- Кадер кичәсе Рамазан аеның мәгънәви таҗы булып тора. Бу кичә гөнаһларның гафу ителүе өчен булган махсус бер вакыт. Чөнки Коръән Кәрим бу кичәдә иңдерелгән. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк, фәрештәләрнең җир йөзенә иңүен Аллаһы Тәгалә Үзе хәбәр биргән кичә, Рамазан – догалар өчен иң саваплы ай. Кадер кичәсе иң мөһим кичә дип санала. Шулай ук сәхәр (таң) вакытлары догаларның Аллаһка ирешүе өчен иң яхшы вакытлардан санала.

- Намазлардан соң, догаларның кабул булуы яисә кайсы вакытта нәтиҗәлерәк булуын да аңлатсагыз иде.

‑ Азан әйтелгән, камәт китерелгән һәм намаз укыганда, сәҗдә вакытында шулай ук фарыз намазлардан соң кылынган догалар кабул була.

- Рәхмәт, Динар хәзрәт, аңлатмагыз өчен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836