Материалы

Әле дә белем алырга омтыла

последние и лучшие новости искусства в мире

10-3Мөкәррәмә Шәйхетдин кызы Тимерҗанова Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында дөньяга килә. Быел апага май аенда, Ин ша Аллаһ, 89 яшь булачак. Бөек Ватан сугышы башлану белән, беренче көннәреннән алып, аларның әтиләре, ике абыйлары - Яхъя, Касыйм сугышка китәләр һәм сугыш кырларында һәлак булалар. Әниләре Мәсрура Шакир кызы бер үзе ятим балаларны тәрбияләп үстерә - Миннегәрәй (быел үлде), Мөкәррәмә, Әлфия. Мөкәррәмә апа 19 яшендә Мөбәрәкҗан Нигъмәтҗан улына кияүгә чыга, олы кызы Вәсилә, улы Рафаэль, 6 оныгы бар. Сугыш вакытлары, сугыштан соңгы авыр еллар турында Мөкәррәмә апа сөйләргә яратмый, елап җибәрә, сугышта калган әтисен, абыйларын сагына.

1993 елның көзендә Төмән шәһәренең геологлар училищесында ачылган «Белем» мәдрәсәсенә килеп, тырышып, ихлас күңелдән дәресләр ала башлады апа. Искиткеч хәл - үзенең олы яшенә карамастан, Мөкәррәмә апа таякка таянып Мельникайте урамы, 86 йортта урнашкан мәктәбебезгә ислам дәресләренә килә, Әлхәмдулиллаһ. Апаның укырга йөрүе, тырышлыгы, башкалар өчен бик әһәмиятле, үрнәк булырлык этәргеч булды. Ул гына да түгел, апа үзенең белемен гыйлем эзләүчеләр, ислам нигезләрен белергә тырышучылар белән уртаклаша. Бирешми, алга омтыла.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума