Материалы

“Җеннәрдән түгел, Аллаһыдан куркырга кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

Элек-электән кешеләр яшерен, сер булган нәрсәләрне белергә омтылган. Бүгенге көндә исә мистика белән кызыксыну күренеше гаять артты. Артык кызыксынучаннары теге дөнья белән элемтәгә керергә ашкына, күрәзәчеләргә барып, киләчәген “укыта”, чит планеталарда тормыш эзли, гомумән, нәрсә генә кыланмый! Бер карасаң, параллель тормыш, НЛО, өрәкләр хакында бер кеше берни белми, әмма бөтенесе шуның хакында сөйли. Чыннан да, полтергейст күренеше ничек аңлатыла соң? Ислам динендә бу төшенчә, гомумән, бармы?

‑ Алмаз хәзрәт, ислам динендә мистик күренешләр ничек аңлатыла?

‑ Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ислам динендә полтергейст дип җеннәрне, шайтаннарны әйтәбез. Мөселман кешеләре, җеннәрнең булуына, хак икәнлегенә, чынлыгына ышанырга тиеш. Кайберәүләр, җеннәр, шайтаннар, полтергейст юк, дип әйтергә мөмкин. Әмма мөселман кешесе бу сүзләр белән риза булмаячак. Чөнки җеннәр, шайтаннар турында Коръәндә дә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә күп язылган. Шулай ук тормышта да моңа дәлилләр бик күп. Коръәндә кешенең туфрактан, шайтан-җеннәрдән, уттан, фәрештәләрнең нурдан яратылуы турында әйтелә.

‑ Соңгы арада полтергейст, өрәкләр турында, сихер турында темалар бик тә популярлашты. Кешеләрнең яшерен күренешләр белән мавыгуы гөнаһ булып саналмыймы?

‑ Бүгенге көндә бик зур афәт бар: кешеләр җеннәр, мистика белән артык кызыксына. Телевизорны кабызгач та, нинди генә тапшырулар юк! “Битва экстрасенсов”, “Невероятно, но факт” һәм башкалар... Шулай ук ак һәм кара магия турында китаплар бик күп таратыла. Дини яктан караганда, ак магия дә, карасы да юк – бөтенесе сихер, бөтенесе тыелган.

Аннары шунысы да бар. Берәр авырлык килсә, кешеләр күрәзәчеләр янына йөгерә. Бу – бик зур гөнаһ. Чөнки күрәзәчегә барып, аның әйткәненә ышансаң, диннән чыгасың, үзеңне мөселман дип әйтергә хокукың булмаячак. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Һәрбер татар тапшыруларында йолдызнамәләр күрсәтә башладылар. Бер карасаң, юк кына нәрсә кебек, әмма ул да исламда тыелган. Чөнки шушы кечкенә нәрсәгә ышану бик зурга китәргә мөмкин.

Сихер, күрәзәчелек белән шөгыльләнүчеләр җеннәр, шайтаннар белән эшлиләр. Алар үзләрен бик дини, тәкъва итеп күрсәтергә, намаз укыган кебек кыланырга мөмкин. “Мин фәрештәләр белән сөйләшәм”, - дип әйтүчеләр дә бар. Чынлыкта, шайтаннар, җеннәр бер сыйфатка ия. Алар берәр рәвеш алып, кешегә: “Мин фәрештә”, - дияргә мөмкин. Әгәр кеше ихлас динле булмаса, шуңа ышана. Безнең гади кешеләрнең, фәрештәләрне күргәнебез юк бит. Башта җеннәр яхшылык эшләргә өндәргә, аннары ул кеше тәмам ышанып беткәч, бик куркыныч, гөнаһлы эшкә кертергә мөмкиннәр. Мөселманнар шуны белергә тиеш: фәрештәләр пәйгамбәрләргә генә күренә, гади кешегә андый мөмкинлек бирелмәгән. Әмма шайтаннардан түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Аллаһыдан ярдәм сорасак, намаз, Коръән укысак, шайтаннарның бер зарары да безгә тими.

‑ Исламда җен-шайтаннарның кыяфәтләре, рәвешләре хакында ни әйтелә?

‑ Нинди була соң ул шайтаннар? – дигәндә, кайбер галимнәр: “Өч төрле була”, - дип әйтә. Беренчеләре – безнең күзгә күренми. Икенчеләре – күктә очып йөрүчеләр. Өченчеләре – төрле рәвешкә, кыяфәткә керә ала торганнары. Өйгә кайткач, ишек алдында елан күрсәң, шундук үтерергә ярамый, башта өч мәртәбә: “Чыгып кит!” – дип әйтергә кирәк. Чөнки елан образында шайтан да, җен дә булырга мөмкин. Үтерсәң, үзеңә зарары тия ала. Өч мәртәбә әлеге сүзләрне әйткәч кенә үтерергә ярый. Риваятьләрдә моңа мисаллар да күп. Бер сәхабә өенә кайткач, хатынының өйгә кермичә ишек төбендә торуын күрә. Сәбәбен сорагач, хатын ишек алдында яткан еланга төртеп күрсәтә. Сәхабә шундук еланны үтерә һәм үзе дә шул мизгелдә үлә.

‑ Җен-шайтаннарның тору урыны кайда була һәм алар ни белән туклана?

‑ Алар безнең арада яшиләр. Галимнәр аларның торак урыннары кеше йөрми торганрак урыннарда була дип әйтә: бәдрәфләр, мунчалар, чүп түгә торган урыннарда. Күләгә беткән, кояш башланган төштә, чатларда җеннәр күп була, диләр. Андый урыннарга барганда, аларның зарары булмасын өчен, махсус догалар, “Аятел-көрси”не, “әл-Фәләкъ”, “ән-Нәс” сүрәләрен укырга, бәдрәфкә сул аяк белән керергә, анда сөйләшмәскә, озак утырмаска кирәк. Җен-шайтаннарның үзләренә күрә ризыклары бар. Гадәттә, алар “Бисмилла” әйтеп суелган хайван сөякләре белән туклана. Шуңа сөякләрне теләсә кая ташларга ярамый. Башка төрле ризыклары да бардыр, анысын без белмибез. Җен-шайтаннар, кешеләр кебек үк, туа, үлә, әмма аларның гомерләре күпкә озынрак. Алар меңәр ел яшәргә мөмкин.

‑ Җен-шайтаннар кешегә физик зарар китерә аламы?

Кайвакыт: “Кешегә җен кагылган”, - дип әйтәләр. Андый нәрсә булырга мөмкин. Әмма кешеләр бервакытта да: “Миңа җен, сихер, бозым кагылгандыр, кара энергия күчкәндер”, - дип, үз-үзләрен ышандырырга тиеш түгел. Һәрчак позитив уйлар йөртергә кирәк. Начарлык хакында уйлап йөрсәң, дөрестән дә шулай килеп чыгарга мөмкин.

Әлбәттә, кайвакыт табиблар авыруның сәбәбен таба алмый һәм ул күз тию кебек хаста булырга мөмкин. Бу очракта өшкерү булыша. Мәчеткә барып, ярдәм сорарга кирәк. Ә күрәзәчеләргә, шуның ише кешеләргә барырга һич тә ярамый. Кайберәүләр, тиз арада савыгасы килеп, багучыларга бара. Сеанстан соң, кешенең хәле җиңеләйгән дә кебек булырга мөмкин, чөнки багучылар җеннәр белән эш итә. Тик соңыннан ул кешегә зарары бик зур булачак.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума