Материалы

Эскедәге Мусиннар хөрмәткә лаек

последние и лучшие новости искусства в мире

10-6Редакциябезгә Түбән Тәүде районының Эске авылыннан Тәнзилә Яруллина килде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе булган Сөембикә Мусина һәм аның тормыш иптәше Касыйм турында җылы сүзләр әйтте ул.

- Алар шикелле чын күңелдән, бирелеп мәчет эшен алып баручылар өлкәбездә күп түгел. Җәен чәчәкләргә күмелеп утырган иман йортыбыз тирәсеннән кышын да карын көрәп, чистартып кына торалар. Мичен ягып тору да күп вакыт һәм хезмәт сорый: утынын вакытында кисеп, ярып өяргә кирәк. Монда Нургали Мусин булыша. Балалары да тигез, матур тормыш итәләр. Алар да дин юлында.

Бәйрәмнәр уздырганда авыл халкы бергәләшеп эшне башкара: пешерә, учагын яга, өстәл әзерли, сыйлый. Аллага шөкер, тырыш кешеләр булганда, авыл гөрләп тора.

Әле район газетабызда да Мусиннар турында матур итеп язып чыкканнар: “Мәчеткә Нәшмия Рәшид Хидроси исеме аны төзүдә ярдәм иткән Төркиядә яшәүче гаилә хөрмәтенә бирелгән. Мәчет 2003 елда төзелә башлаган, ә инде икенче елга дин тотучыларны кабул итә алган.

Мәчет тарихы Мусиннар гаиләсе белән тыгыз бәйләнгән. Касыйм төзүчеләргә булышып кына калмыйча, мәчет ачылганнан бирле үзенә күрә завхоз булып тора - үз көче белән бинаны техник тәртиптә тота.

Сөембикә Кырынкүлдә зур гаиләдә туа. Әтисе сугыштан терсәгенә кадәр бер кулын һәм икенче кулындагы бармакларның яртысын югалтып, яраланып кайткан. Әнисе соңгы бала туганда вафат була, шуңа күрә балаларга күпмедер вакыт балалар йортларында яшәргә туры килә. Сөембикә биш яшендә Ямбайга эләгә. Соңыннан әтисе аннан ала. Ә аннары – уку, өй мәшәкатьләре, ә уналты яшендә кыз заводка эшкә китә.

Хәзерге вакытта Сөембикә мәчеттә кызлар белән шөгыльләнә. Әмма бу мәдрәсә түгел. Барлык теләүчеләргә ул ислам турында сөйли, бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә, кулинария сәнгатенә һәм башкаларга өйрәнергә ярдәм итә.

Касыйм - бик оста кеше. Йорт агачтан ясалган элементлар белән бизәлгән. Бинаны металлосайдинг белән тышлый. Монда җирләүдә ярдәм итү дә, бәйрәмнәр дә, никахлашу да – Касыйм Хәлил улы катнашыннан башка үтми.

Мәчет ишекләре һәрвакыт ачык”, - дигән авылдашларым турындагы мактанырлык сүзләрне өлкәбездә яшәүче татарларыбызга да җиткерәсем килде, - ди Тәнзилә ханым.

Әлбәттә, мәчетләребез караусыз тормый. Ә Мусиннар шикелле бар йөрәктән, күңел биреп тырышучылар һәр авылда да юктыр әле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума