#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гүр садакасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Укучыбыз: “Элек кеше үлгәч, гүр садакасына сарык бирәләр иде. Шуның тәртибе турында язсагыз иде”, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Аңа өлкә диния нәзарәте җитәкчесе ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков җавап бирде.

Мәет өчен гүр садакасы бирү мәҗбүриме?

Бу сорауга җавап биргәндә, иң алдан шуңа игътибар биреп китәсе килә, ислам диненең шәригатендә садакаларның күп төрле булуын беләбез, әмма “гүр садакасы” дип аталган садака юк. Танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани “Әл-барк әл-вамид” китабында аны бидгатьләр (дингә кергән яңалыклар) җөмләсенә кертә. Моннан аңлашылганча, мондый садаканы бирү дин ягыннан таләп ителми, берәр җирдә бу гамәл гадәт булып үтәлә икән, аны шул җирдә яшәгән халыкның гореф-гадәте итеп кенә кабул итәргә, диннең бер өлеше дип танымаска кирәк.

Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның милли гореф-гадәтләре арасында гүр садакасын бирү гадәте бик таралган булган. Академик Р.К.Уразманова татар халкының мәет озату белән бәйле булган горефләрне тасвирлап, шулай яза: “Мәетне зиратка күтәреп алып килүчеләргә һәм кабергә төшереп куючыларга сөлгеләр бирелә. Мәетне кабергә куйганчы, мәет янында, аның гөнаһлары кичерелсен өчен гүр садакасы бирелә иде (гадәттә бер куйны, яки куй бәясендәге акча, яки бер капчык он, тавык, каз, яки йомырка бирелә иде). Гүр садакасы бирелеп, яки мәетнең туганы: “Мәетнең гөнаһлары кичерелсен, дип шул кадәр гүр садакасын биреп куярмын”, - дип сүз биреп, дога укыла һәм мәет ләхеткә куелып күмелә (“Татары” 2001:366). Кайбер җирдә гүр садакасы итеп бирелгән хайванны мулла үзенә ала иде, кайбер җирдә исә ул хайванның ите, үлгән мәетнең рухына багышлап үткәрелә торган Коръән ашында пешерелә иде. Бу садака зиратта бирелмәгән чакта, үлгән кешенең “өчесе”нә бирелергә тиеш иде.

Самара өлкәсендә яшәгән мөселманнарның гүр садакасын бирү тәртибе шулайрак иде: мәетне өеннән алып чыккач, хатыннар өенә керәләр. Абыстай үлгәннең рухына Коръәнне багышлап укый. Аның алдына он белән тавыкны куялар. Коръән укыганнан соң бу он белән тавыкны гүр садакасы итеп ялгыз яки мохтаҗ кешеләргә тапшыралар. Бу садаканы мәетне кабергә төшергәнче биреп куярга тиешләр иде. Кайбер авылларда бу гадәт һаман сакланып килә.

Күргәнебезчә, бу төр садака халык гадәте булып тора, әмма кеше үзенең үлгән туганы яки танышы өчен аның исеменнән садака биреп куйса, моның өчен биреләчәк савап үлгәннең гамәл дәфтәренә язылыр. Шуңа күрә мондый ният белән садака бирергә уйласа, бернинди зарар булмый. Садаканың азы, күбе юк, иң мөһиме ихлас күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен, дип биреп кую. Бик зур итеп, сарык һәм башка хайван биргәнче, ихлас күңел белән, мохтаҗ кешеләргә кием-салым, ризык, акча бирсәң, мәчет файдасына биреп куйсаң бик хәерле була. Аны мәетне күмгәнче, яки аның өчесе җиткәнче биреп кую тиешле дигән сүзләр урынсыз.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836