#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галим белән очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-8Төмән өлкәсендәге мәчет имамнарына белем бирү курсларының дәвам итүе турында үткән санда язып чыгарган идек. 15 февраль көнне шул ук “Дружба-Ямал”да Россия Федерациясе мөселман диния нәзарәтенең идарә рәисе урынбасары һәм Мәскәү ислам институты мөфтиләр советы ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдиновның лекциясеннән иртәнге дәрес башланды. Ул замана таләпләренә төрле мисаллар китереп, мөселманнар дөньясында яңа карашлар белән яшәүгә нигезләнгән иде. Моны дөрес аңлау мәҗбүри, ягъни дингә бер нинди яңалыклар кертелми, Коръән сүрәләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләре үзгәрми.

Дамир Мөхетдинов: “Зур тизлек белән дөньябыз алга барган саен, кешелек дөньясының яшәү рәвеше нык үзгәрде. Без реаль тормышта яшәүдән туктадык, бигрәк тә балаларыбыз ясалма тормышта яшиләр һәм бу аларга начар йогынты ясый. Аларда борчылу, кайгыру, жәлләү, ярдәм итү хисләре юк, бернәрсәгә дә исләре китми, тулысынча ваемсызлык, битарафлык хөкем сөрә. Ни өчен шулай диярсез? Ата-ана баласы белән көненә 7 минут кына аралаша, аннан артыкка вакыты калмый.

Мәктәпләрдә тәрбия алу да кыенлашты. Анда укучыга да, укытучыга да йөкләмәләр бик зур. Кеше белән кеше, туган белән туган очрашып-күрешергә вакытлары юк. Шулай ук төрле милләтләр белән аралашып яшәү бик мөһим. Һәр яктан бер-беребезне аңлаган саен, аралар якыная. Бер-береңне ихтирам итеп, аның бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Кешене түбәнсетү, кимсетүләр яхшы эш түгел.

Илебез катастрофик рәвештә үзгәрә. Дөньяны яхшылык кына саклап кала ала”, - дип хәзрәт хәзерге замандагы хәлләрне бик яхшылап сөйләде.

“Россия мөселманлыгы”, “Тарих һәм замана”, проблемалар, өндәү-чакырулар һәм перспективалар” темаларына лекция булды. Дамир хәзрәтнең ничек бар шулай сөйләве, заманның иң үткен проблемаларын ачып салуы, тапкыр сүзле, белемле, курку белмәс йөрәге таң калдырды. “Җир шарындагы мөселманнар барлык хокукларга ия булып яшәргә хаклары бар”, - диде Дамир хәзрәт.

Лекциядән соң, бүләкләүләр башланды. Мактау хатлары өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән дүрт кешегә: милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Шевелевка, имам Таһир хәзрәткә, Әнисә ханым Багмутовага һәм “Дружба-Ямал” ял йортының җитәкчесенә бирелде. Шул уңайдан семинарда белем алган 85 имамга Төмән дәүләт университеты ректоры Валерий Фальков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев һәм Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән таныклык тапшырдылар.

9-6Шул ук көнне Дамир хәзрәт Мөхетдинов Төмән дәүләт университеты студентлары һәм укытучылары белән очрашты. Аннары кичен Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә төрле милләтләр оешмалары җитәкчеләренә шул ук лекцияне сөйләде. Әлбәттә, лекциядән соң, һәркем үзен кызыксындырган сораулар буенча җавап алырга ашыктылар.

“Кая яшисең, шуның законнарын, халкын хөрмәт итеп яшәргә кирәк”, - дип Дамир хәзрәт барлык килүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп саубуллашты. «Заманадан алда барма һәм артка да калма», - диләр бит.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836