#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Гыйлем хуҗасын саклый...”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-7Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең өлкәбездәге төбәк мөселман дини идарәсенең Мельникайте урамындагы офисын шәһәребездәге төрле яшьтәге кешеләр үз итеп өлгергән. Монда мөселман якшәмбе мәктәбе эшли башлаган. Казан ислам университетын тәмамлаган югары белемле белгечләр: Таһир Әбделхак улы һәм Фәридә Мөхтәсим кызы Мәзитовлар ислам нигезләрен өйрәтәләр. Атнаның һәр көнендә билгеле сәгатьләрдә балалар, өлкәнрәкләр Мельникайте урамындагы 86/2 нче йортның подвалында урнашкан уңайлы бүлмәләрдә белем алалар.

– Иптәшем белән гарәп хәрефләрен, ислам нигезләрен өйдә өйрәнә башладык. Аннары Мельникайте урамындагы мәчеткә укырга бардык. Мәчеткә килгән ханым безне Казанга ислам университетына чакырды. Без, озак уйламыйчан, юлга кузгалдык. Анда 6 ел укып кайттык. Ислам нигезләрен өйрәнергә быел 4 нче ел йөргән апалар бар, 35 кеше яңа килде. 4 төркемдә апаларга һәм балаларга белем бирәм. Иптәшем Таһир ир кешеләрне укыта.

Без гакыйдә, фикх (шәригать кануннары) фәннәрен, Коръәнне дөрес укырга, гарәп телен, пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тарихын, әхлак кагыйдәләрен һәм башкаларны өйрәтәбез. Апаларны бигрәк тә Коръәнне укырга өйрәнү кызыксындыра. Алар Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес итеп әйтергә омтылалар. Бер дәрес тә калдырмыйчан, бик теләп киләләр.

Әлеге бүлмәләрне барыбыз бергәләшеп ремонтладык. Дәресләр алдыннан яки соңыннан бергәләшеп чәйләр эчеп, тормыш хәлләре турында рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Барыбыз исеменнән безгә шулай белем алырга мөмкинлек биргән мөселман идарәсенең урынбасары Әмир хәзрәт Балдинга, Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип эшләре белән таныштырды Фәридә Мөхтәсим кызы. Апалар бергәләшеп “Яңарыш”ка да язылдылар. Әлбәттә, вакытында килмәүгә зарландылар кайберләре.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин 1990 еллардагы “Белем” мәдрәсәсе турында сөйләп алды. Анда халык дингә сусап, 7 нче училищеның мәдрәсә өчен бирелгән классы шыплап тула иде. Ул елларда дини белем алган күпләр хәзер ислам дине юлында әйдәүчеләр, туры юл күрсәтүчеләр.

49-6Аллаһ каршында иң хәерле булган Коръән һәм ислам дине белән бәйле гыйлемнәрне үзләштерергә теләк белдергән якшәмбе мәктәбе укучыларының гамәлләре мактауга лаек. Әлеге гыйлемнәр кешеләрне гөнаһлардан саклый, иманны күтәрә, әхлакны яхшырта, Аллаһның барлыгын, бөеклеген танып, тормышның асылын аңларга ярдәм итәләр. Бер ислам галиме: “Гыйлем хуҗасын саклый, ә байлык хуҗасы байлыгын саклый. Гыйлем бирү белән арта, ә байлык биргән саен бетә”, - дигән.

Мельникайте урамындагы шәһәр транспортының “Аптека “Здоровье” тукталышында урнашкан йортның җылы бүлмәләрендә киң күңелле Мәзитовлар һәркемне кабул итәргә әзерләр. Укулар дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836