#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хак динебезгә багышлый

последние и лучшие новости искусства в мире

10-4Бөек Ватан сугышының тәмам булуының 75 еллык юбилее якынлашу уңаеннан, озакламый, сугышта катнашып, сугыштан соң туган якларына кайтып авыл хуҗалыгында хезмәт иткән һәм картлык елларын хак динебезгә багышлаган абый-бабайларыбыз турында китап бастырып чыгарырга әзерләнәбез. “Җиңүче солдатлар дини хезмәттә» (Солдаты победы на духовной службе) дип аталачак ул. “Яңарыш” газетасына шул китапта урын алачак язмаларны биреп барырга уйладым. Алар моңа лаек!

Муса Исмәгыйль улы Назметдинов 1910 елның 8 нче январенда Төмән районы, Муллаш авылында дөньяга килә. Балачактан ук гарәп әлифбасын үзләштергән, укый белгән. 1930 елда Хәмдениса Речапова белән никахлашып, бергә 69 ел гомер кичерәләр, аларның 9 балалары була.

1941 елның июль аенда Муса сугышка алына, аның белән бергә авылдашлары - Янтимер Аплатыпов һәм Мәлик Әбчәлимов китәләр. Волхов фронты - сугышның иң кызган вакытлары. Муса элемтәче булып хезмәт итә. Псков шәһәре тирәсендәге сугышларда катнашалар һәм соңыннан аларны, 54 нче Армия сафларына беркетәләр. Мәлик авылдашларының күз алдында минага эләгеп, шартлап үлә. Сугышлар Волхов фронтында дәвам итә, каты бәрелешләр Ленинград өлкәсендә була. Каты сугышларны үтеп чыгып, илебезне дошман кулыннан азат итеп, әле яңадан-яңа көрәшләр - Латвия, Польша, Чехословакия, Австриядән немец фашистларын азат итәләр һәм Муса абыйның сугыш юллары Венгриядә Балатон күле буенда тәмам була. Сугыш кырларында батырлык күрсәткән һәм геройларча көрәшкән өчен «Кызыл йолдыз» ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә. Хәрби солдат - Муса, данлы көрәш кырын үтеп чыгып, 1945 елның 4 ноябре көнне туган авылына кайтып керә.

Сугыштан соң Муса Исмәгыйль улы колхозда - авыл хуҗалыгында хезмәт итә - бригадир, кладовщик, хайван караучы, көтүче булып эшли. Аның фоторәсеме күп вакытлар Мактау тактасында да эленеп торган. 1970 елда лаеклы ялга чыгып, Муса абый хак динебезнең - ислам йолаларын үзләштерә башлый һәм үзен - киләчәк тормышын ошбу изге юлга багышлый. Ул вакытлар авылда әле мәчет булмый һәм җомга намазына Төмән шәһәрендә урнашкан, Дорожная урамы, 11 нче йорттагы мөселман үзәгенә йөри.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре белән, 1994 елда тантаналы рәвештә Муллаш авылында яңа мәчет ачылу тантанасы үткәрелә, нурлар сибеп Аллаһ йорты барлыкка килә. Бабайлар әкренләп мәчеткә тартыла башлыйлар. Динебезне күәтләү өчен ошбу вакыйга - мәчет ачылулар зур этәргеч булып калдылар. Яңа мәчеттәге дини эшләрне уңышлы алып барган, ахырда картаеп вафат булган Алиулла хәзрәт Якиннан соң, авыл мәчете - дини оешманың җитәкчесе итеп бертавыштан Муса бабай кабул ителә. Бик катлаулы һәм бик тә җаваплы булган абруйны Муса бабай бик тырышып, бөтен көчен куеп, югары дәрәҗәдә алып бара. Бик күпләр - әле адашып, алданып йөргән авылдашлар Муса бабайның үгет-нәсихәтен тыңлап, аңа ышанып туры юлга басып китәләр, адашу юлларыннан котылалар, Әлхәмдүлиллаһ.

Муса бабай 1999 елның август аенда (89 яшендә) фани дөнья белән саубуллаша. Соңгы 30 еллар чамасы гомерен хак динебезгә, ислам динен торгызуга багышлый. Авыл халкы күңелендә җылы хисләр белән ул мәңге калачак.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836