Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Узган гасырның 90 елларында атеизмның тар-мар килүеннән соң, Төмән районы, Ямбай авылында мәдрәсә ачылды.
СССРның таркалуы алдыннан 1990 елның көзендә Ямбай, Турай авыллары халкы мәчет ансамбле каршында мәктәп-мәдрәсә ачуны сорап хат язды. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемен йөрткән мәчеттә ул заманнарда районның сәнгать мәктәбе урнашкан була.
Мөселманнарның үтенечен тыңлыйлар. Тиздән мәчет-мәдрәсәдә Коръән сүрәләре яңгырый башлый. Беренче укучылар - Омск өлкәсе Усть-Ишим районыннан 17 яшьлек Рөстәм Яхин, Абдулла Бухарин, яше буенча аларга әти урынына туры килүче Таһир Шәхиев булалар. Соңыннан шәкертләр саны арта, Төмән, Омск өлкәләреннән егетләр килә. Аларны Тубылның Әбделмәчит хаҗи Алиев укыта. Ул аңлаешлы, ачык, грамоталы итеп гарәп телен алып бара. Аның Гөлсем әбие Ишаир авылында гарәп теленнән балаларны укыткан. Ямбай мәдрәсәсендә белем алган шәкертләрнең күбесе бүгенге көндә намаз укып, үзләренең бурычларын үтиләр.
Вагай районы, Абаул авылында быел мәчет ачылды. Үзенең тракторында көн саен эшләп Бикбаул егете (исемен белмим) зур ярдәм күрсәтте. Уразбигә, Сурруш Уразовлар, Юмабикә, Абдулла Бухариннар һәм башкалар акча, эш белән булыштылар.
Бинага ремонт ясаганда ярдәм итүчеләрнең барчасына рәхмәт. Аеруча Руслан Бариев белән килгән ике Тевриз егетенә, берсе рус милләтеннән иде. Мәчетебез гөрләп эшләсен, халыкка иман, дуслык китерсен.
Роза ЯХИНА, Тубыл шәһәре
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)