#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кызлар өчен беренче ифтар үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәннең «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе «Әйдә Төмән» оешмасы белән берлектә матур һәм назлы затлар өчен ифтар үткәрделәр. Тантана Төмән шәһәренең затлы «Vintage» ресторанында узды. «Amira» оешмасы яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр, кызлар кулларга бизәкләр төшерделәр. Оештыручылар изге Рамазан ае белән тәбрикләп чараны башлап җибәргәч, сүз Энҗе Миргазизовага бирелде.

Ул гаилә, ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталып үтте. Рөстәмбәк хәзрәт Хазиев дога кылып, изге теләкләр теләде. Аннары сүзне Фатыйх хәзрәт Гарифуллин алды. Ул ураза, аның мәгънәсе, авыз ачу тәртибе турында сөйләде. Башта көне буе ашамаган ашказанына су белән хөрмә генә кабып, намазга утыруны бик дөрес башкарылуын билгеләп китте. «Бу арада ашказаны ризык кабул итәргә әзер була», - диде ул. Телебезгә тукталып, Габдулла Тукайның «И туган тел» шигыренең дингә багышланган озак еллар тыелган куплетын һәм Бөек Җиңү көне җитү хөрмәтенә Муса Җәлилнең бер шигырен укып күрсәтте. «Бәрәкәт» хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова: «Бибинур апа Сабирова башлаган «Ак калфак»ны яшьләрнең шулай күркәм итеп дәвам итүләренә шатмын, - диде. – Динне бар күңелегез белән яратыгыз. Ислам тормышта һәр очракта да ярдәм кулы суза, аңларга мөмкинлек бирә».

Ул арада авыз ачар вакыт та җитте. Кызлар тырышлыгы белән һәм «Гурман» оешмасы булышлыгында булдырылган татар тәм-томнарына бай өстәлләр артына утырган күркәм хатын-кызлар алдына кайнар токмачлы аш, үләнле чәй дә китерелде.

Дустанә атмосферада, озак күрешмәгән дус-туганнары белән рәхәтләнеп сөйләшеп, эчтәлекле вәгазьләр тыңлап, матур кичәдән рәхмәтләр яудырып таралыштылар кунаклар.

Төрле чараларда актив катнашучы Елена Камаловадан ифтар турында фикерен сорадым:

- Матур башлангыч, бер урында шулкадәр хатын-кыз җыелган, барысын да карап тору күңелле, матур. Хатын-кыз - ул тынычлык һәм гаилә учагын саклаучы, минем аңлавымда, хәтта, дөньяны да.

Бу чара бик ошады, әгәр дә «Ак калфак» аны традицион итсә, искиткеч булыр дип уйлыйм.

Энҗе дөрес әйберләр сөйләде, өстәвенә, бик аңлаешлы һәм информатив иде.

Афәрин, кызлар-йолдызлар, булдырдыгыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836