#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатирәләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

14-4Минебәнәт апа Бабаева үзе исән чагында гаиләсе турында хәтерендә калган хатирәләрен язып калдырган. Бу материалларны күз карасыдай кызы Сәлимә апа саклап, безнең редакциягә тапшырды.

Аларны укып, тормыш хатирәләренә тирәнрәк үтеп кергән саен яхшырак аңлыйсың: шушы күп авырлыклар кичергән кечерәк кенә буйлы, яшь кенә, әмма көчле рухлы, җитез Минебәнәт апа әнисе (Факия апа) кебек ук авыр тормыш юлын үтә.

“1918 елда Буа районы Әхмәт авылында туып-үскән әни (Факия) Үгез куагы авылы егетенә, димәк әтигә (Алиулла) кияүгә чыга. Бергә 6 ай торгач, әти Герман сугышы башлану белән сугышка үзенең аты белән китә. Ул вакытта сугышка ат белән йөргәннәр. 4 ел буена сугышта исән-сау йөреп, 1921 елда сугыш беткәч, шул аты белән Үгез куагы авылына кире әйләнеп кайта. 4 ел әни әтинең абыйсы белән җиңгиендә торган”. 1921 елгы ачлыктан соң бик күп кешеләр икмәк һәм бәхет эзләп Себер якларына сибелә. “Әни-әтиләр дә шул сәбәпле авылда озак та тормыйча, шул ук ат белән Төмән шәһәренә юл тоталар. Юлда ике ай барганнар, тамак туйдырырга кешегә эшләп тә алганнар. Төмән өлкәсенең Исәт районы, Бишкил авылында урнашлар. Бишкилгә килгәч, байтак еллар байларга хезмәт иткәннән соң, үзләре дә хәлләнә башлаганнар. Иген чәчкәннәр, бакчада утыртканнар, мал-туар асраганнар, зур итеп өй салганнар. Әти бик тырыш булганга күрә, җирле авыл кешеләре көнләшеп яңа салган өйләренә ут төртәләр. Алар анда бер ярым ел гына яшәп калганнар. Аларның яшәп яткан йорт-каралтысы, гомерләре буена җыйган бар мөлкәте көлгә әйләнә, үзләре тәрәзәдән чыгып өлгерәләр һәм урамда калалар. Бу коточкыч хәлдән соң, әти белән әни яңадан зур өй салганнар. Ул өйдә дә озак тора алмаганнар (бер ел), Төмәнгә күчеп килгәннәр. Монда алар Җамалетдин абый белән бергә иске генә бер өй алалар. Алар бергә ике ел торганнар, 1933-1935 елларда Вагай районы, Янек авылына күчәләр. Ул авылны бик бай авыл дип аларга мактаганнар. Әмма бу авыл әти-әнигә ошамаган, яңадан Төмәнгә әйләнеп кайталар. Алар үзләренә өй алып, матур гына шәһәр шартларында тормыш коралар. Ул вакытта ук Төмән бай шәһәрләрнең берсе булган”.

Тик Факия апага тормыш иптәше белән бергә-бергә, сөенә-сөенә балалар үстерү бәхете насыйп булмаган. Яңа тормыш башладык диеп торганда гына кинәт кенә авырып тормыш иптәше Алиулла үлеп китә. 5 бала белән ялгыз калып, балаларына кирәк вакытта әни, кирәк вакытта әти дә була белеп, тормышның бөтен авырлыгын ялгыз җилкәләрендә салып тарткан, үрнәк балалар тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткан Факия апа ихтирамга, игътибарга лаек була. Миннебәнәт апа истәлегендә болай диеп язылган: “Әни ялгыз калганда иң олы баласына ул чакта нибары 14 яшь була һәм әле тагын 12, 6, 3 яшьлек балалары әтисез кала, ә иң кечкенәсенә 8 ай гына була”. Мең төрле “кирәк”не булдыру өчен ялны, бәйрәмне, ару-талуны белмичә тир түгәргә туры килә. Ул көн дими, төн дими эштән арып кайтып бакчада, йортта бил бөккән. Факия апа балаларын яшьтән эшкә өйрәтергә тырышкан. Үзен аямаган, балаларын кызганган. “Әни әти исән булганда эшләмәде, ул вакытта хатын-кызга эш табу кыен иде. Әни белән мин (Миннебәнәт) Кучалы авылына йөреп, җәй көннәре колхозда хезмәт иттек. Әнигә биш бала белән тормыш авыр була. Шуңа күрә ул Казаннан әнисен, димәк безнең әбине, чакырта. Озакламый энесе Нурислам да Төмәнгә килә. Бергә 1,5 ел яшәдек. Соңыннан 1939 елда Төмәндәге өйне сатып, Төмән районы, Явызбы авылына күчтек. Анда мин, сеңлем Мөсфирә, әни белән колхозда эшләдек: кул белән урак урдык, печән чаптык”. Әмма бер кайгы белмичә, гөрләп яшәп килгәндә язмыш барын да үзенчә хәл итә: “Матур гына яшәп киттек дигәндә, 1941 елда сугыш башлана. Мине сугыш башлану белән трактор курсына укырга җибәрделәр. Явызбыдан без 5 кыз идек. Без укып кайтканда бөтен тракторчылар сугышка китеп беткәннәр иде. Яшь кенә кызларга сугыш вакытта эшләүләре бик авыр булды. Тракторның берәр часте бозылса, җәяүләп (35 чакрым булгандыр) МТСка бара идек. Шулар бер дә онытылмый: кыш көне, суыкта ягылмаган гаражларда трактор ремонтлаулар, ял көннәрне яңадан җәяүләп өйгә кайтулар. Мөсфирә сугыш вакытында хәрби заводта 12-14 сәгать эшли иде. Ул вакытта күргән авырлыкларны язып кына бетереп булмас. Таһир да бик яшь иде, аңа да сугыш авырлыклары эләкте. Сугыштан соң да тормыш бик авыр булды. Без күргән авырлыкларны безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз бер вакытта да күрмәсеннәр. Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын. Сугыш вакытында күргән авырлыкларны язып тормыйм, аның турында ишетеп беләсездер. Андый сугышларны бервакытта күрергә язмасын. (20.11.1998 ел)”.

Авыл кешесенең тормышы уч төбендәгедәй бит ул. Һәр аталган исем саен, аларның тормышлары кино тасмасыдай күз алдыннан йөгереп үтә: алар кичергән авырлыклар, кыенлыклар, хис-кичерешләр тау кадәр. Болар әле без белгәне, үзләре кичергәннәрнең меңнән бер өлеше генәдер!

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836