Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Һәркемгә дә насыйп булсын!”

последние и лучшие новости искусства в мире

1-1Төмән шәһәренең Сакко урамында урнашкан өлкә дини идарәсе офисында 2019 елда изге сәфәргә - Хаҗга барып кайтучылар җыелдылар.

Алар мул итеп өстәл әзерләгәннәр. Очрашуга үзләренең остазларын, идарә хезмәткәрләрен, дин кардәшләрен чакырганнар.

Чараны ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев башлап җибәрде. Иң беренче мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковның “Изге юлда, изге сәфәр” нәшиденә Хаҗ сәфәре турындагы видеокүренешләр белән әзерләнгән клибын күрсәтте. “Мин аны хаҗиларның гимны итеп кабул итәм”, - диде ул.

Аннары 15 хаҗи-хаҗия исеменнән юлламаның 50 процентын түләгән өлкә хакимиятенә, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка, Әнисә ханым һәм Искәндәр хәзрәт Юсуповларга, Динар хәзрәт Нәфыйковка, төркем җитәкчесе Фәрхәт хәзрәт Мәчитовка, хаҗияләрнең остазлары Шәрифә Бабаевага рәхмәтен юллады. Алар ярдәмендә юллары һәр җирдә дә уңуын, һәр нәрсәнең уңайлы булуын, авырлыклар күрмәүләрен хәбәр итте.

Аннары изге җирләрне күреп кайтучылар фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. “Хаҗ кылу сезнең тормышка нинди үзгәреш бирде?” – соравына җавап бирделәр. Рафаэль Галимҗан улы 4 ел элек дини нәзарәттә эшли башлаган дини курсларга укырга килә. Хәзер инде Коръәнне гарәп телендә укый ала. “Сәфәрдә белемемнең аз булуын аңлап, үҗәтләнеп укырга керештем. Көн саен иртән торып Коръәнне яттан өйрәнәм, башка яктан белемемне арттырам. Казанның “Мөхәммәдия” дини мәдрәсәсенә укырга барырга җыенам. Хәзер күп нәрсәгә карашым үзгәрде, дини күзлектән чыгып дөньяны, тормышны кабул итәм, ярдәм итәргә омтылам. 30 елдан артык татар мәктәпләре белән эшлим. Алар белән дини идарә ярдәмендә дини яктан агарту эшләрен алып барабыз”.

Зәйнәп апа Хисамова алдан ук Хаҗ сәфәренә барырга хыяллануына карамастан, әлеге мөмкинлек чыгуга, күңелдә курку тууын, тик гел дә юкка булуын әйтте.

- Эссе һаваны да сизмәдек, барысы да бик җайлы оештырылган иде. Укытучыларыбыз алдан ук әзерлек күрергә киңәшләрен бирделәр. Бер ай буена иммунитет күтәрергә дарулар эчтек, бергә дә алып бардык, шуңа да авырмадык. Авырткан аяклар да сынатмадылар. Төп Хаҗ гамәлләрен башкаргач, әти-әниләр, якыннарыбыз өчен 3 тапкыр гомрә Хаҗын үттек, Әл-Хәрам мәчетендә намазлар укыдык. Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә сыман. Ул каршыбызда тора кебек, анда үзеннән-үзе күздән яшьләр ага.

Туган якларга кайткач, үземнең белемемә ышанып, күргәннәремне, дин турында да курыкмыйча сөйли ала башладым. Башкалар да ярдәмчелрәк, киң күңеллерәк, сабыррак булуымны, характерның да йомшаруын әйтәләр. Гел ярдәм итәргә тырышам. Үзем Себердә яшәдем, монда кайтуыма 5 ел, 50 яшемнән намазга бастым, кызым да 5 вакыт намазын укый. Оныкларыма өйрәтәм. Әниемнең әтисе имам булган, Себердә каторгада үлгән, әтием дә колхоз председателе булса да, яшерен намазларын укыган.

- Мин, киресенчә, башкарган эшләремне Аллаһы Тәгалә кушканча үтәдемме дип куркып торам. Күңел нечкәрә, күздән яшь килә, тирә-яктагыларга булышасы гына килеп тора. Балам, әни, син мине тудырдың, үстердең, дип Хаҗга барырга җитәрлек акча бирде. Хаҗ гамәлләрен үтәргә күп ярдәм иткән, киңәшләрен биргән Рафаэль хаҗи әйткән хөрмәтле шәхесләргә, Хәсәнә һәм Фәгыйлә, Зәлифә апаларга, башка дин кардәшләргә, күршеләремә, туганнарга, балама зур рәхмәт белдерәсем килә, - дип чын күңеленнән изге теләкләр теләде Хәмидә апа Әхмәдеева.

Хаҗ турында видеопрезентацияләр, фоторәсемнәр карап, ашлар ашап, чәйләр эчеп аралашып, Хаҗдан соңгы кичерешләре турында фикерләр белән уртаклаштылар хаҗи-хаҗияләр. Һәркемгә дә изге сәфәргә барырга насыйп булуын теләделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836