coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Хөрмәт казанып яшәде

последние и лучшие новости искусства в мире

14-2Канлы көрәш кырын батырларча үтеп чыккан, Бөек Җиңү көнен безгә алып килгән абыйларыбыз, бабайларыбыз турында барлык булган мәгълүматны җыйсак, безнең киләчәктә күп томлы җыентык булыр иде, Ин ша Аллаһ.

Төмән районы, Ямбай урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Әширбәков исемен йөртә, ул күрше Турай авылында туган һәм Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган.

Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин 1927 елда 16 яшендә үзенең хезмәт улын башлап җибәрә. Аны 18 яшендә «Урал» дип аталган колхозның хисапчысы итеп куялар. 1932-34 елларда Ирбит шәһәренең авыл хуҗалыгы институтында укый. Уңышлы тәмамлап, туган авылы Турайга кайта, монда аны «Урал» колхозының председателе итеп билгеләнә. Сугышка хәтле Хәсән Гайнуллин Ямбай ветеринар участогында ветсанитар булып хезмәт итә.

1939 елда фронтка фин-рус сугышына алып китәләр. Ошбу сугыш компаниясе тәмамлангач, аз гына вакыт өйдә булып, 1941 елның 28 апреле көнне тагын да Кызыл Армия сафларына алына. Сугышның башыннан алып ахырына хәтле, бөтен дәһшәтле юлларын үтеп чыгып, туган якларына 1945 елның көзләрендә генә кайтып керә.

Хәсән Гайнуллин сугыш ачысын Брянск шәһәре янында татый, ул монда 238 нче чаңгылы батальонда катнаша. 1942 елның 18 августында беренче тапкыр яралана, ә 1942 елда 22 нче март көнне бүлек командиры, кече сержант Гайнуллин икенче тапкыр яралана һәм Тула өлкәсендә госпитальдә ятып чыга. Төзәлеп, көньяк-көнбатыш фронтта 348 нче дивизиянең 1146 нчы укчылар полкында сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры була. 1943 елның 27 июлендә өченче тапкыр каты яралана һәм Кемерово шәһәренә госпитальгә җибәрелә. Бераз төзәлгәч, батыр сугышчыны тагын сугыш сукмаклары көтә. Новосибирск хәрби округында хәрби әзерлек үтеп, 122 нче укчылар полкына алына һәм 1944 елның май аенда 120 нче дивизиянең 543 нче укчылар полкының расчет командиры итеп фронтка жибәрелә. Ленинград, Белоруссия фронтларында катнаша. 1944 елның көзендә 4 нче тапкыр яралана, төзәлеп Украина фронтында катнаша һәм дошманның оясы булган Германиягә хәтле барып җитә. Җиңү көнен Чехословакиядә, Прага шәһәрендә каршылый.

1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң күп еллар Ямбай авыл советында “Урал” колхозында председатель булып хезмәт итә.

Лаеклы ялга чыгып, Хәсән абый соңгы еллар үзенең киләчәк тормышын хак булган ислам динебезгә багышлый. Күршедәге Ямбай мәчетенә намазларга йөри, дини йолаларны үзләштерә, мәҗлесләрдә катнаша, гаепсез онытылган һәм югалган дини гадәтләребезне кайтаруда тырыша.  Батыр сугышчы - Хәсән Гайнуллин 1987 елда 76 яшендә вафат була. Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты булсын.

“… бу нәселнең дәвамчылары, кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт халык арасында абруйлы булды, җитәкчеләрдән макталды, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды. Ходай биргән акылга һәм җитәкчелек куәсенә таянып, шул ук вакытта тир түгеп эшләүдән курыкмаган Гайнуллиннарның тормышта үз йөзе, үз урыны бар”, - дип яза Люция Хәбибуллина 2012 елда “Яңарыш”та бастырылган мәкаләсендә. Бу чынлап та шулай. Татар хәрәкәтендә актив катнашучы Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин да Хәсән аганың оныгы.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836