Декабрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ханты-Мансийск-Югра Диния нәзарәте ярдәме белән Нижневартовск шәһәрендә төзелә торган «Ихлас» мәчетенә гөмбәз урнаштырылды.
Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов әйткәнчә, татар һәм таҗик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр мөселманнары әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булган.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетне «Нижневартовск шәһәренең 1 нче мөселман дини оешмасы» төзетә, ә подрядчы оешма — «ООО «Контакт».
Мәчет Нижневартовск шәһәре яр буенда төзелә. Бина 500 кешегә исәпләнгән. Бу шәһәрдәге өченче мәчет булачак, диелә хәбәрдә.
“Татар-информ”