Материалы

Ике хәйрия акциясе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

33-331 июльдә бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәмне - Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Төмән районы, Ямбай авылындагы Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчеттә бәйрәм намазы укылды, анда мәчет һәм өлкә Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнаштылар.

Массакүләм җыелулар тыелганга, Төмәндә бәйрәм хөрмәтенә мөселманнар күмәк намаз укуда катнаша алмадылар, әмма һәркемгә Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның бәйрәм вәгазен туры эфирда «Тюменское время» телеканалында тыңларга мөмкинлек бирелде.

Корбан бәйрәме көннәрендә Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аз керемле гаиләләргә корбан итен таратуны оештырды. Ит тарату ике хәйрия акциясе кысаларында узды: “Корбанда изге гамәлләр кыл” һәм “Корбан Кәрим». Беренчесе Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан һәм Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты ярдәмендә оештырылды. Икенчесе меценат Сөләйман Кәримов ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнде. Хәйрияче исеменнән корбан чалынды, шуннан соң корбан ите салынган пакетлар мохтаҗларга таратылды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Төмәндә пандемия чорында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны арткан.

«Корбан бәйрәме безгә ислам традицияләренең, башка дөнья диннәрендәге кебек үк, милләтенә һәм диненә карамастан, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлелек һәм якыннар турында кайгыртуның мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен искә төшерә. Бу кешеләрне якынайту бәйрәме, бу бүген аеруча актуаль”, - диде Зиннәт хәзрәт.

100дән артык кеше корбан ите салынган пакетлар алды. Азык-төлек пакетларын бирү пунктына бөтен гаиләләре, балалары белән килделәр. Кешеләр рәхмәт белдерделәр һәм бәйрәм белән котладылар.

«Изге Корбан бәйрәме эчкерсез хисләр һәм игелекле гамәлләр, якты уйлар һәм шатлык белән тулы. Без бу акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, без үз диндәшләребезнең ярдәмен тоябыз. Һәм бу бик күңелле», - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар азык-төлек җыелмаларын алучылар.

Ике хәйрия акциясе дә барлык кирәкле санитар нормаларны үтәп оештырылды.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума