#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иман булса, барысы да булыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәел авылы Аллаһы ризалыгы белән табигатьнең иң гүзәл, күңелгә ятышлы матур күл буена урнашканлыгын күпләр беләдер. Нурлы, якты кояшның күл артыннан калкып бөтен офыкны матур төсләргә манып таң атуы, иртәнге тынлыкта үзәкләрнең иң нечкә кылларына кагылып кошларның моңланып сайравы - үзе бер могҗиза. Аннан тыш җәйләрен яшеллеккә, хуш-исле чәчәкләргә төренгән урамнарын, кырларын, басуларын, урманнарында вакытлыча гына булган гүзәллекне сүз белән аңлатып булмас.

Халкыбызның күп гасырлык рухи мирасын авылыбызга кайтару эше, әлхәмдүлилләһи, бездә туктамый бара. Бабаларыбыз-әбиләребез иң авыр вакытларда да, яшерен булса да, гыйбадәтләрен башкарганнар.

Шөкер, Ходай ярдәме белән Мәүлет бәйрәме бездә үтеп тора. Хөрмәтле имамыбыз Әнис абый Латыйпов тырышлыгы белән быел да Төмән өлкәсеннән, күрше авыллардан килгән кунаклар күп булды: Ялутор мәчете имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт, Боровойдан – Абдрахман хәзрәт, Төмән шәһәреннән – Әнисә, Шәрифә ханымнар һәм башкалар килделәр. Ярдәмчеләребез – хөрмәтле олыларыбыз: мәчет ачылганчы хисапчы эшен алып баручы Сөембикә апа, 80 яшьләрен тутырган Марат абый һәм Рәсимә апа, Зөләйха, Гөлниса, Рәмзия, Гөлниса ханымнар. Авылдашларыбызны матур мөнәҗәтләр башкаручы Әлфинур сеңлебез, бигрәк тә катнашкан балаларыбыз шатландырды. Исәт мәктәбе укытучысы Нурзидә Хәмидуллина, мәдәният хезмәткәрләре, “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов һ.б. да читтә калмадылар.

Авылда азан тавышы яңгырап тора. Милләт язмышын уйлаганда, динне истән чыгармаска кирәк. Чөнки мөселманнарны Ислам берләштерә. Күренекле татар тарихчыбыз, философ, галим, әдәбият һәм сәнгать белгече: “Әгәр ислам динен чынлап тотсак, Коръән эчтәлегенең мәгънәсен аңлап яшәсәк, бөтен бәлаләрдән котылган булыр идек”, - дигән. Киләчәктә, мөмкинлекләр туып, мондый олы дини чараларны үткәреп торырга насыйп итсен Ходаем. Гомер адәм баласына игелекле гамәлләр өчен бирелүен аңлап, тормышның җәй кебек – мизгел генә булып үтүен белеп, милли рухыбызны, телебезне сакласак кына милләт булып яшәрбез.

Бердәнбер газетабыз “Яңарыш” аша милләтебезне агартуга, динне саклауга көч түккән дин әһелләренә, имамыбыз Әнис абыйга, өлкәннәребезгә, аш-су әзерләүче авыл халкына, шулай ук безгә ярдәм кулларын сузган Исәт мәктәбенә, Сәел мәдәният хезмәткәрләренә баш иеп, рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлсинә ГАЗИЗОВА, Ялутор районы, Сәел авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836