Материалы

“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр авылның хөрмәткә лаек урыны – мәңгелек йортыбыз бар. Барыбызга да шул йортка барасын авыл халкы аңлый. Шунлыктан зиратны тәртиптә тотарга тырышабыз.

Яркәү районы, Шатан авылы зиратының урыны-урыны белән читәннәре искерде. Яңартырга кирәк. Һәр эш финанс чыгымнар таләп итә. Бу эшне хупладылар һәм кирәкле төзү материаллары алыр өчен авыл халкыннан, читтә яшәүче авылдашларыбыздан акча җыелды. Кирәкле әйберләр алынгач, кыска вакыт эчендә өмә ясап, әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның мәңгелек йорты өр-яңа читәнле булды.

Бу саваплы эшкә зур өлеш кертүче эшмәкәр, үзебезнең авыл егете Ришат Хафиз улы Гатиятуллин. Ул абый-энеләре белән читән өчен сетка, тимер баганалар белән тәэмин итүдә матди ярдәм күрсәтте. Әнәс Асмат улы Кәримов пилорамасыннан такта китерде, үз тракторы белән эшләде. Авылыбызда кемнең техникасы бар, һәркайсы ярдәм итте. Аксары авыл хакимияте дә читтә калмады, төзү материалы белән булышты. Бу саваплы эшне башыннан ахырынача оештыручы Якуп Давлинга, авыл халкына, читтә яшәүчеләргә бик зур рәхмәт. Һәркайсына озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез. Мәңгелек йортыбыз тәртипкә кергәч, күңелләр җиңеләеп китте. Бакыйга киткән туганнарыбызны онытмыйк!

Шатан авылы халкы исеменнән Манифә ХИСАМЕТДИНОВА,
Яркәү районы, Шатан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума