#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исерткечкә каршы – зәм-зәм

последние и лучшие новости искусства в мире

5-2Ислам дине турында үзәктән ерак авылларда яшәүчеләрнең белемнәре азрак. Шуңа да анда дин әһелләренең баруы бик файдалы. Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ерак авылларга еш чыга. Анда халык белән очрашып, вәгазьләр сөйли, дини тәртипләрне аңлата, туган телнең кирәклеген әйтергә онытмый.

- Соңгы елларда күп урыннарда Мәүлет бәйрәмен зурлап уздыра башладылар. Без дә Тубыл, Вагай районнарында шундый ашларда катнаштык. Татар Вагай авылында мәчеттә үткән очрашу эчтәлекле вакыйга булып калды.

Җәгъфәр Курмандаев (элекке мәктәп директоры) һәм аның ярдәмчеләре мәктәп укучыларын (күбесе кызлар) шигырьләр укырга өйрәткәннәр. Алар очрашуда татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Җыелган җәмәгатьнең һәрберсенә үзем хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суын эчердем. Шунда ук Яңа ел бәйрәмнәре вакытында исерткеч эчемлекләрдән тыелырга кирәклеге турында да әйттем.

Киләсе сәяхәтебез Тубыл районының Ләчек, Күкрәнде авылларында булды. Анда мәрхүмне соңгы юлына озатканда да җыелган туганнарына, якыннарына начар гадәтләрдән тыелу кирәклеген аңлаттым. Төрле авылларда кешеләр белән аралашкан вакытта шул ачыкланды: зәм-зәм суы эчерү, аның турында сөйләү рухны ныгытуга китерә, аларда исерткечләрдән җирәнү хисе туа.

Имам Күчүм Гайсинга дин юлындагы тырыш хезмәте өчен Россиянең Азия өлеше дини идарәсе мөфтие Нәфигулла Аширов исеменнән медаль тапшырдык.

30 декабрьдә Яркәү районының Яңа Кәешкүл авылында булдык. Бер ел элек Эмиль Әнвәров һәм Инга Хәбибуллинаның никах тантаналарында катнашкан идек. Алар быел яңа туган кызларына исем кушу мәҗлесенә чакырдылар. Мәчеттә кызга Фатыйма исемен куштык. Шунда 1995 елның 19 январенда “Яңарыш”та чыккан язманы күрсәттем, укып та бирдем, анда язылган кешеләрнең күбесе бу якты дөньяда юк икән инде. Бүгенге очрашу да шулай якты хатирә булып калачак, дидем. Яңа Кәешкүллеләр бик гаҗәпләнеп үткәннәрне искә алдылар. Бу язманы күбәйтеп алып килүне сорап калдылар. Шунда Ватанны сөю, туган якка мәхәббәт турында Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп күрсәттем, - диде сәфәрләре турында әңгәмә вакытында.

Яңа Кәешкүлдә аралашкан кешеләрнең исемнәрен дә бирүебезне үтенде. Озак еллардан соң, әлеге язманы алып укысалар, үзләренә, туганнарына тарихи истәлек булыр иде, диде Фатыйх хәзрәт. “Хәлимә Мухаметчина (83 яшь), Равия Кангазина (82), Фәүзия Хәмитова (86), Сагия Рамазанова (79), Шәүкәрия Әнвәрова (81), Вәлия Әнвәрова (85), Нәфилә Мухаметчина (76), Әминә Кәримова (71), Сабира Фәйзуллина, Фатыйма Әнвәрова, Алсу Балдина (8 класс), Альбина Хәбибуллина (9 класс), Аделина Назарова (5 яшь), Ангелина Хәбибуллина (3 яшь), Азалия Назарова (7 яшь), Рузалинә Әнвәрова (9 яшь) сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар, сораулар биреп, динебез белән кызыксынуларын, булган белемнәрен дә күрсәттеләр”, - дип тәмамлады сүзен хәзрәт.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836