Материалы

“Этнос”та корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

40-4Төмән “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә үзәккә йөрүче балалар һәм 52, 39нчы мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укучылары килгәннәр. Кичәне Әлфинур Шамил кызы Касыймова башлап җибәрде. Корбан бәйрәме тарихын һәм аның үзенчәлекләрен сөйләп китте. Шулай ук үзәк директоры А.Градусов, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов, Яңавылның хөрмәтле кешесе С.Мингазеев балаларны бәйрәм белән котладылар. Әгәр дә Мөнирә ханым Хөснетдинова булмаса, бу бәйрәм уздырылмаган да булыр иде, диделәр.

Ул спонсорлар табып, оештырып, балаларга бәйрәм ясаган. Ә аңа ярдәм итүче спонсорлар: Марат Хөснетдинов, Риваль Хөснетдинов һәм Фәрид Хәбипов. Балаларны тәмле токмачлы шулпа, төрле-төрле тәм-томнар, миллли ашлар белән сыйладылар. Татар, мөселман балаларының дини бәйрәмнәребезне белеп үсүләре куанычлы, әлбәттә. Балалар тәм-томнар белән сыйланганда, җыр-бию чыгышларын да карадылар. Мәктәп укучысы Минтимер Нәфыйковның Коръән сүрәсен яңгыратып, әйбәт итеп укуы таң калдырды. Мөнирә ханым үзе дә балалар алдында чыгыш ясады һәм үзе язган “Татар кыз” җырын башкарды. Әле ярый балаларыбыз өчен “Этнос”ыбыз бар. Гореф-гадәтләребезне, традиция, дини бәйрәмнәребезне, туган телне кая өйрәнеп, үзенчәлекләре белән танышырлар иде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума