30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Изге эшләргә бай гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

Фатыйх Бәдретдин улы Гарифуллин 1954 елның 26 январенда Төмән районының Шыкча авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлаган.

1972-1974 нче елларда Камчаткада чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итә. Төмән дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Тарих фәнен оста белгән, шактый белемле яшь укытучы профтехучилищеда студентларга ныклы белем биргән. 1980 нче еллар ахырында үзлектән Ислам динен өйрәнә башлаган. Үз сүзләре белән әйткәндә: “Замандашларымның эчкечелеккә бирелүен мин беркайчан да кабул итә алмадым. Милләттәшләремә яман гадәтләрнең йогуы мине аеруча тынгысызлый иде. Уйлана торгач, әнә шул бозыклыкларга каршы көрәшү өчен ата-бабаларыбыз тоткан Ислам диненә кайтуны мин иң кирәкле гамәл саный башладым, аның нигезләрен өйрәнергә керештем”, - дип яза Фатыйх хәзрәт.

1993 нче елда 7 нче геологлар училищесында беренче ислам уку йорты - “Белем” мәдрәсәсен ача. Фатыйх хәзрәт милләттәшләренең файдасына берничә ел рәттән ихлас күңеленнән зур эшләр башкарып йөри. Шул эшләре күпләрне таң калдыра. Мәдрәсә ачуны башлаганда Фатыйх Бәдретдин улы бик күп авырлыкларга, шул ук вакытта чын күңелдән ярдәм кулын сузарга әзер торган кешеләргә очраган. Шундыйларның берсе – геологлар училищесы директоры, кешелекле, татар җанлы кеше Раил абый Низамов булган. Мәдрәсәгә атап училище бинасыннан бер укыту аудиториясен бирә. “Эшегез бик изге, әйдә, халкыбызга лаек булырлык шәкертләр үстерегез, аларны укытыгыз, тәрбияләгез”, - дигән. Шәкертләрне җыеп укыта башлагач, Ямбай мәчетенең имам-хатыйбы Габдерәшит Вахитов чын күңеленнән ярдәм иткән, шәкертләргә дин дәресләре биргән. Фатыйх хәзрәтнең чакыртуы буенча Баку дәүләт университетын тәмамлап, гарәп Багдад Суфый килгән, аннары Стамбулның төрек Ибраһим хәзрәт Алныачыйк әфәнде хәзрәтнең беренче ярдәмчеләре булганнар. Болар да, шәкертләр дә бик тырышканнар. Ибраһим хәзрәт дәресләрен бик аңлаешлы итеп төшендергән. Йөзләрчә фото, бәяләмә дәфтәрләре, рәхмәт журналлары әлеге матур чорның истәлеге булып сакланалар. Эшләренә бәя бирүчеләр арасында гарәп илләреннән килгән кунакларның да уй-тәэсирләре язылып калдырылган. “Белем”нең 5 еллык юбилеена багышланган котлавында Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөфтие - шәех Нәфигулла Аширов: “Иң беренче булып Төмән шәһәрендә оештырылган мәгърифәт мәдрәсәсе бөтен өлкә мөселман оешмалары белән тыгыз элемтәдә Ислам диненең бетмәс-төкәнмәс кыйммәтләрен пропагандалады, матбугат һәм нәшриятләр белән дуслыкта, яшүсмер һәм яшьләр белән бик күп эшләде”, - дип сөйләгән.

Дини бәйрәмнәрдә хәләл ризык әзерләп, мохтаҗларны да җыеп, аш мәҗлесләре үткәрү, Уразада авыз ачтыру, корбанлык ашлары өстәлләре әзерләү, җомга намазларында мөмкин кадәр мөселманнарны чакыру – изге эшләрнең тагын бер өлеше.

Фатыйх Бәдретдин улы Гарифуллин 1996 елда изге Мәккә һәм Мәдинәгә Хаҗ кыла.

1999 елда Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты рәисе итеп сайлана. Ул Россиядә һәм башка чит илләрдә үтеп торган Ислам конференцияләрендә, очрашуларда актив катнаша. Үзенең чыгышларында Ислам дине, әхлак проблемаларын күтәрә. Эчтәлекле чыгышлары, оста ораторлыгы белән тыңлаучы мөселманнарның хөрмәтен, игътибарын яулый.

Җир шарының күп илләрендә (Иранда, Ливиядә һ.б. илләрдә) халыкара дуслык булдырып, тынычлык оештырып йөрүче Фатыйх хәзрәт Ислам лидеры дигән бөек исемгә лаек булган. Россия Федерациясендәге Америка Кушма Штатларының илчесе Александр Вершбоуның 2005 нче елда “Рәхмәт хаты”нда: «Ике ил арасындагы дуслык, татулыкны саклауда максатчан эшчәнлеге, террорга каршы көрәштә дин башлыгы, бөтендөньяга хөрмәтле Ислам лидеры Фатыйх Гарифуллинның роле бик зур”, - дип яза.

2005 нче елның май аенда хәзрәт Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам мәдрәсәсен тәмамлый.

2006 елда ата-бабаларыбыз тоткан Ислам динен яңадан кайтаруда, озак еллар халкыбызга ислам фәлсәфәсен өйрәтүдә максатчан, фидакарь эшчәнлеге өчен Төмән өлкәсе Казыяты рәисе Фатыйх Гарифуллин икенче дәрәҗә “Әл-Фәхр» Почет ордены белән бүләкләнә.

Гарифуллиннар - характерлары, кешелек сыйфатлары буенча бик җитез, өлгер, кешелекле, намуслы, кыю, эшлекле шәхесләр.

Горурлык белән, бик зур шатлык, соклану хисләре белән тулган мәкаләсендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина энесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин турында болай дип яза: “Дин, тәрбия, телне үстерүдәге эшләрен алып баруда зур тырышлык күрсәтте. Ул - милләтебезнең горурлыгы, юлы тугры, игелекле хөрмәтен бәяләп бетергесез”.

Кеше кайгысын үз итеп, кеше язмышын кайгыртып яшәү Фатыйх абыйга нәселеннән килә, әтисе Бәдретдин Гариф улыннан бирелгән. Әтисе чын йөрәктән себер татарларын белемле итү максаты белән Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында җидееллык мәктәпләр ачкан зур хөрмәткә лаек мәгърифәтче.

“Яңарыш” газетасы чыга башлаганнан бирле, Фатыйх Бәдретдин улының тирән эчтәлекле мәкаләләре бастырылып чыкты. 30 ел дәверендә бик күп язмалары дөнья күрде. “Яңарыш”ның быелгы беренче санында “Дин үсешендә зур этәргеч булды” мәкаләсен яратып укыдык.

Быел гына беренчедән егерме өченче санга хәтле 16 бик кызыклы эчтәлекле мәкаләсе бастырылды. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан немец фашистларына каршы геройларча көрәшкән себер татар солдатларының сугышта һәлак булулары яисә кайтып, тыныч тормыш хезмәтенә сагынган ир-атларның җимерелгән илебезне торгызуда зур эшләр башкарганнарын бик оста тасвирлый. Горурлык белән язган кеше язмышларын үз йөрәге аша кичереп, сугыштан соң дин юлына басуларына шатлана. “Канлы көрәш кырын батырларча үтеп чыккан, Бөек Җиңү көнен безгә алып килгән абыйларыбыз, бабайларыбыз турында барлык булган мәгълүматны җыйсак, безнең киләчәктә күп томлы җыентык булыр иде”, - дип яза Фатыйх хәзрәт.

Ул нинди генә сораулар, нинди генә проблемалар күтәрми? Мәкаләләренең темалары бик актуаль һәм күпкырлы: Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән себер татар егетләре турында, 50-60 ел тату гомер кичергән әби-бабайлар дисеңме... Алардан үрнәк алып, яшьләрнең Ватанга тугры патриотлар булып үсүләрен тели.

Кешелек дөньясының иң күркәм, иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган Ислам дине өчен җан атып яшәүче Фатыйх хәзрәт бу эшкә зур җаваплылык белән бар тырышлыгын куя. Илебездә җинаятьчелек булмасын өчен көрәшә, яшьләр матур гаиләләр корып, тату гына яшәсеннәр дип борчыла.

Ул Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Таштимер Ташбулатов белән горурлана, башкарган дини эшләренә шатлана. Аның хатыны Мәрьям Яңа Кәешкүл мәчетендә дини дәресләр алып бара. Әминә апа Кәримова: “Дин сабаклары буенча лицензия алдык”, - дип Мәрьямгә рәхмәтләрен белдереп “Яңарыш” газетасына язган иде.

Әйе, менә шулай Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның шәкертләре Төмәндә һәм Төмән өлкәсендә бик әһәмиятле, бик мөһим дини эшләр башкаралар. Бу түгелмени Фатыйх абыйның казанышлары?!

Ул Төмәндә һәм өлкәдә бик күп җәмәгать эшләрендә катнаша, мохтаҗларга файдалы киңәшләр бирә.

“Яңарыш” газетасының 14 нче санында “Шул бер-ике сүз тиражны арттырачак” дигән мәкаләсендә күпләрнең үз мәшәкатьләре белән газетага язылырга онытулары турында кайгыртып, җыелышларда, мәҗлесләрдә газетага язылырга өнди.

Язу эше дә бит бик җиңелдән бирелми. Моның өчен никадәр йөрергә, уйланырга, эзләнергә кирәк.

1990 елда Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Карманов Янтимер Әбделвәли улы (әтием) турында язар өчен Яңа Кәешкүлгә барып йөрүе әле дә хәтеремдә. Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар Яркәү районы, Яңа Кәешкүл мәктәбе директоры вазифасын үтәгән Гомәр Сафиулла улы Вәлиуллинны без үткен атеист дип белә идек. Ә җаны белән ул чын мөселман, Ислам динен яклаучы-саклаучы булган икән. Моны да без “Яңарыш” газетасыннан, Фатыйх абый мәкаләсен укып белдек.

Кеше өчен янып-көеп яшәүче Фатыйх хәзрәт милләттәшләребезнең Бөек Җиңүгә өлеш кертүләре белән чын күңеленнән горурлана, шатлана.

Һәр мәкалә ахырында бу якты дөньядан киткән кешеләргә теге дөньяда да газаплар күрмичә, җиңел туфракта, якты кабердә, оҗмахта булуларын тели.

Аның язган тарихи вакыйгаларын “Яңарыш” битләренә генә сыйдырып булмый. Җан өздергеч канлы сугыш хәлләре, батырларча дошманга каршы көрәшкән татар себер солдатлары, сугыш ветераннары турында китап чыгарырга әзерләнүләре турында белдерде.

Фатыйх Гарифуллин халыкара һәм бөтенроссия ислам конференцияләрендә катнашып, 100дән артык фәнни хезмәте дөнья күрде.

Ул “Кемерово өлкәсенә 60 ел” медале һәм бик күп төрле Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Бу бөек эшендә изге җанлы Фатыйх хәзрәткә зур иҗади уңышлар, озын гомер телим.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836