#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге гамәлләр дәвам итсен

последние и лучшие новости искусства в мире

6-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенең манарасы зират күперен чыгып, сулга борылгач ерактан ук күренә. Без шушы иман йортында имам Сәлимҗан хәзрәт Самадов белән очраштык, аннан дин өлкәсендә яңалыклар турында сорадык.

- 2019 елның май аенда авылда иң өлкән кешеләрнең берсе, мәчетне салдырган, 1997 елдан рәис вазифасын үтәгән, ихтирамга лаеклы аксакал - Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин эшен яшьләргә тапшырды. Аңа җәен 90 яшь тулды. Озак еллар Дәүләтгәрәй абый белән дин хезмәтен бергә үтәдек, аңа зур рәхмәт. Бүгенге көндә мәчет советы рәисе хезмәтен эшмәкәр Ринат Насыйров башкара.

Теләүчеләргә 5 намаз көн саен үткәрелә, нигездә дүшәмбе, сишәмбе, җомгада очрашабыз. Җомга намазына Түбән Тәүде район үзәгеннән, тирә-юнь авыллардан да киләләр. Вәгазьләр татар телендә сөйләнә. Дини бәйрәмнәрне авылдашлар белән бергәләп уздырабыз. Балаларга өстенлек бирелә, Рамазан, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрендә актив катнашалар. Янкормада никах, бәбигә исем атау йолалары, Коръән ашлары, уразада авыз ачулар үткәрелә. Картымы-яшеме, мәчеткә рәхим итегез!

Зөфәр Зарифҗан улы Әхтәриев җитәкчелегендә читтән килгән мәетне юарга суүткәргечле, җылыткычлы ахирәт йортын төзегәннәре өчен Әхтәриевлар нәселенә рәхмәтлемен.

Коръән укучы Мәдинә апа Гыйсмәтуллина бик актив иде, аны тулысынча өйрәнде, хәзер инде яныбыздан мәңгелеккә китте. Наилә апа Мотыйгуллина, Гөлфинур апа Бакиева, Фәния апа Заһидуллина, Асия апа Мөхәммәтова, Мансура апа Фазлуллина, Нурия апа Ногманова мәчеткә Коръән укырга өйрәнергә йөриләр.

Иман йортында бәясез, искиткеч эчтәлекле, яхшы, сыйфатлы китаплар саклана. Бу дини китапларны узган гасырның башында Татарстаннан Себергә күчкәндә үзләре белән алып килгән ата-бабаларыныкын якташлар бүләк иттеләр. Басмалар Октябрь революциясе давылын, гражданнар, Бөек Ватан сугышлары чорларын кичереп, безнең көнгә кадәр сакланганнар. Менә, мәсәлән, кулымда Бухарин авылыннан китергән иске милли әдәбият китабы. Монда 1906-1913 елларда гарәп графикасы белән татар телендә язылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре, дастаннар, риваятьләр, тарихи, дини истәлекләр һәм башкасы тупланган, - дип сөйләде Сәлимҗан хәзрәт.

Читтән торып Казан ислам университетын тәмамлаган тирән белемле, әдәпле, тыйнак, гадел, сабыр Сәлимҗан хәзрәт шома, сәнгатьле итеп шушы китаплардан өзекләр укыды. Районда, авылда, тирә-якта уздырылган зур бәйрәмнәргә, җыеннарга, ярышларга Сәлимҗан хәзрәт фатиха бирә, Коръән сурәләре белән ача.

Киндерле мәчетеннән көн саен микрофоннан 5 тапкыр намазга чакыру яңгырый, мөселманнарга иман, рух иңдереп азан тавышы еракларга ишетелә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836