Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге Рамазан ае чорында, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, мөселманнар өчен тәкъдимнәр

последние и лучшие новости искусства в мире

20 апрельдә онлайн режимда Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте утырышы узды. Көн тәртибендә, Төмән өлкәсендәге быелгы санитар-эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, изге рамазан ае дәвамында дини чаралар үткәрүне оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча «Рамазан ае башлану турында» № 1/20 дини бәяләмә кабул ителде.

Беренче чиратта, идарә әгъзалары рамазанның башлану һәм тәмамлану даталарын билгеләделәр: 24 апрель – айның беренче көне, 23 май – айның соңгы көне, 23 апрель – беренче тәравих намазы, 24 май – Ураза бәйрәме.

Төмән өлкәсе мөселманнары өчен аеруча зур кызыксыну уята торган мәсьәләләрнең берсе - 30 марттан үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында тәравих намазларын үткәрү тәртибе. Шуңа бәйле рәвештә утырышта катнашучылар халык арасында коронавирус чире таралуны профилактикалау буенча дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамый, дип ассызыкладылар. Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге, хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, өй шартларында гына тәравих намазын укырга мөмкин, дигән фикергә килгән. Төмән өлкәсе Диния нәзарәте мәчетләрендә әлеге намаз укылмаячак. Намазны үтәү турындагы карар 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнче гамәлдә булачак.

Шулай ук мөселманнарның Диния нәзарәте нисаб, фитыр һәм фидия садакаларының күләмен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча зәкят түләү өчен 280 000 сум (алтын буенча) күләмендә нисаб билгеләнде. Фитыр садакасын түләү өчен нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш). Фитыр сәдакасының күләме аз керемлеләр өчен 50-100 сум, урта хәллеләргә - 300 сум, байлар өчен 500 сум тәшкил итә.

Уразаны сәламәтлеге буенча үти алмаган өчен йолып алу сыйфатында һәм аны башка вакытта тота алмаган очракта, авыл җирлегендә яшәүче һәр көн өчен - 100 сум, шәһәр халкы өчен 200 сум күләмендә фидия садакасы билгеләнгән. Әлеге сумма туклану өчен тәүлеклек уртача чыгымнарга бәйле рәвештә арттырылырга мөмкин.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге ай дәвамында күп кеше катнашында ифтар үткәрүдән баш тартырга чакыра. Ифтарларны бары тик тар гаилә даирәсендә генә үткәрергә киңәш ителә.

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы үткәрү турында Диния нәзарәте өстәмә хәбәр итәчәк.

“Әл-хак” мәгълүмати-мәгърифәт порталы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836