Материалы

Күлавыл мәчетендә бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Искәндәр белән Гөлсем, авыл халкы белән бергәләшеп сарык, азык-төлек сатып алып, мәчеттә Корбан гаетен үткәрделәр. Безнең имамыбыз Аслана авылыннан килеп йөри, әле генә мәчетнең эчендә ремонт ясатты. 11 августта иртә белән ирләрне җыеп азан әйтте һәм Корбан гаетенә багышланган намазны укып, динебезнең алга баруын, илебезгә тынычлык, бөтен халыкка исәнлек-саулык теләп, вәгазь укыды. Гает ашын Сәлимә Зиганшина үзе пешерә. Һәрбер гает саен бөтен хатын-кыз белән сөйләшеп, бергәләп әзерләнәләр. Хәзер яшьләр дә, динебез, гореф-гадәтләребез белән кызыксыналар. Бигрәк тә яшь хатыннар өстәлне әзерләделәр, ашлар салып, савыт-сабаны юып кичкә хәтле булыштылар.

Авыл халкы соравы буенча Сәлимәгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Асия ХӘЛИДУЛЛИНА, Ялутор районы, Күлавыл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума