#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күркәм традициягә әйләнгән ифтар

последние и лучшие новости искусства в мире

23-4Тубыл мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов, аның урынбасары, тарихи мәчет имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов җитәкчелегендә ифтарлар шәһәр мәчетләрендә көн саен үткәрелә.

Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакырган Рамазан аенда Аллаһ йортларына ике йөзгә якын кеше авыз ачарга җыела. Кичке сигезләрдә халык Коръән аятьләрен укый, бергәләп намазга басалар, дога кылалар, дини вәгазь яңгырый. Фәннүр хәзрәт: “Шәһәребезнең тарихи мәчетендә Зыя Вахид улы Абдуллаев, азәрбайҗан диаспоросы рәисе Илһам Аллаһар оглы Панахов һәм мөмкинлекләре булган татар, чечен һәм башка милләт халкы вәкилләре дин юлында йөрүче шәһәр халкын изге Рамазан ае белән котлап, ифтар үткәрделәр. Алар ихлас ниятләр белән мәчетләребезгә килүчеләргә шәфкатьлелек, игелек, дөньяга тынычлык теләделәр”, - дип сөйләде.

Яңа мәчетебездә әлеге мәҗлесләр көн саен үткәрелә. Монда ике йөзгә якын кеше авыз ача. Онытылмаслык дини чараларда көн саен гореф-гадәтләр буенча әзерләнгән кайнар аш, камыр ризыклары белән шәһәр халкын сыйлыйлар.

Рәсимә апа Габдерахманова: ”Хатын–кызларның намаз уку бүлмәсендә үткәрелгән ифтар күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырды. Монда кайнатылган чәйләр, Ислам кануннары буенча пешерелгән ризыклар тәмле, теләкләребез дә уртак. Ибраһим хәзрәт сөйләгән дини вәгазь күңелләребезгә тынычлык бирә, тормыш мәшәкатьләре онытыла. Уразаларын калдырмыйча көн саен килгән хатын-кызларга, өлкән яшьтәге әбиләргә сәламәтлек, киләсе Рамазан айларын күрергә язсын дигән теләкләр юллыйм”, - ди.

Хатын–кызларның намаз уку залында ифтар алдында ашка дога кылу, теләкләр юллау, Коръән аятьләрен укуны Айсылу апа Юнусова башкара. Аның сыман уразаларын калдырмыйча мәчеткә ифтарга, тәравих намазларына йөрүче апалар күп. Айсылу Әбделмән кызы: ”Мәчетебезгә килгән, дин юлында булган хатын-кызларның, барлык мөселманнарның тоткан уразаларын Аллаһы кабул итсен. Һәркемгә иман байлыгы, җан тынычлыгы, шәфкатьлелек телим. Ифтар үткәрүчеләр, саваплы эшләр башкаручылар Әделхаҗи, Магди, Ринат һәм   төрле милләт вәкилләренең теләкләрен Аллаһы кабул итсен”, - диде. Ифтар мәҗлесләрендә Коръән аятьләрен яхшы белгән мөгаллимә Гүзәлия апа Шамилова, Роза апа Камаровалар ашларга дога кылып, изге гамәлләр башкаручыларга уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836