#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күз тиюдән саклый торган догалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятьләрен уку киңәш ителә:

Аят әл-Күрси. Аны һәр намаздан соң уку саваплы, чөнки ул Коръәндә иң бөек аять санала. Моннан тыш, аны йокларга ятар алдыннан уку сөннәт.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.”

Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) уч төбенә өргән һәм Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укыган. Шуннан соң учлары белән өч тапкыр баштан башлап бөтен гәүдәсен сыпыра торган була. Болай эшләгән кешенең иртәнгә кадәр бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.

Әл-Ихлас

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

Әл-Фәләк

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләкы. Миң-шәрри-мәә-халәкы. Үә-миң-шәрри-гаасикыйн-изәә-үәкабе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүкаде. Үә-миң-шәрри-хәәсидин-изә-хәсәде”.

Ән-Нәс

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-судуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.

Агузу би-калимати Лляхи-т-тамати мин шарри ма халяк.

Мәгънәсе: “Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в: “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, диде.

Яман күздән бигрәк тә балалар еш интегә. Шуңа күрә безгә аларны Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны укып сакларга тырышырга кирәк. Ул оныклары Хәсән белән Хөсәенгә бу доганы укыган:

Агузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан, һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

“Маша Аллаһ лә күуәаттә иллә билләһ – “Аллаһ шулай теләде! Аллаһ көченнән югары көч юк!” дип әйтү.

Хәдистә әйтелгәнчә: “Берәү үзенә ошаган әйберне күргәч бу сүзләрне кабатласа, аңа начар күзләр зарары кагылмас”.

Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән сакласын һәм үзебезне дә көнче адәмнәр исәбеннән итмәсен иде!

“Игелек” сайтыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836