Материалы

Күз тиюдән укылучы дога

последние и лучшие новости искусства в мире

Күз тию турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә бар. Шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә юк түгел.

Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр тияргә мөмкин. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.) очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга ышанырга өндәп йөргәндә дошманнары аңа күз тидереп комачауларга тырышкан. Дошманнарыннан шул рәвешле зарар күреп, интегеп йөргән вакытта Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә сөекле Расүле Мөхәммәдкә ике аять җибәрә. Алар Коръәни Кәримдә “Тәбәрәк” сүрәсеннән соң килүче “Каләм” сүрәсенә (яки аны “Нур” сүрәсе дип тә атыйлар) кертелгән 51-52нче аятьләр. Аларның кыскача мәгънәсе шундый: “Кешеләр кемгә дә булса начарлык кылырга теләсә дә, Коръән аятләрен укып, Ходайдан ярдәм көткән кешегә бернинди дә явызлык тимәс”. Пәйгамбәребез шул аятьләрне укып күз тиюдән сакланган. Бу аятьләр яман күздән саклану чарасы буларак укыла.

Ә күз инде тигән очракта нишләргә? Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да андый мөселманнар махсус дога укып шифалана ала. Бу дога - хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла: “Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ”. Әлеге хәдистә “Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам”, - диелә.

Күз тигән вакытта Коръән аятьләрен укып кеше үз-үзен өшкерә ала. Бу түбәндәге тәртип буенча башкарыла: үзләрен өшкерү максатыннан мөселманнар, беренчедән, “Бисмиллаһ” әйтеп тәһарәт ала. Икенчедән, ике рәкагәть нәфел намазы укый. Өченчедән исә, дога кылгандагы кебек кулларын күтәреп тиешле аятьләрне укыганнан соң уч төпләренә өч мәртәбә өрә һәм шул куллары белән баш очыннан алып аяк очларына кадәр бөтен тәнен сыпырып чыга. Болай уку һәм сыпыруны рәттән өч тапкыр эшләргә кирәк. Әлеге доганы ятларга авырсынганнар өчен барыбызга да таныш “Әл-Ихләс” (аны “Колхуаллаһ” дип тә әйтәләр), “Әл-Фәләкъ”, “Ән-Нәс” сүрәләрен укып үзеңне өшкерсәң дә, яхшы санала. Аларны исебезгә төшереп, кабатлап китсәк, комачау итмәс. “Әл – Ихләс” сүрәсе: “Кульһү-әллаһү әхәде. Әллаһүс – самәде. Ләм йәлиде – үз ләм йүләде. Үә ләм йәкүлләһүү күфү-үән әхәде”, - дип, “Әл-Фәләкъ” сүрәсе: “Кул әгүүзү бираббил фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде”, - дип һәм “Ән-Нәс”: - “Куль әгүүзү бираббиннәәәс. Мәликиннәәәс. Иләәһиннәәәс. Миң шәррил үәсүәәсилханнәәәс. Әлләзии йүүәсүисү фии судүүриннәәәс. Минәл җиннәти үәннәәәс”, - дип укыла. Шулай эшләгәндә күз тиюдән котылып була. Әйтергә кирәк, бу аятьләрнең күбесен мөселманнар намазда укый. Димәк, иманлы кеше көненә биш мәртәбә үзен өшкерә дигән сүз. Намаз укый белмәүчеләргә күз тиюдән котылуның тагын бер ысулы бар. Әлеге аятьләрне су яисә ризыкка укып, шуларны ашарга-эчәргә мөмкин.

Күз тиюдән котылуның тагын бер юлына тукталыйк. Без еш кына кешенең матурлыгына сокланып карарга яратабыз һәм үзебез дә теләмәстән шул рәвешле кешегә күз тидерәбез. Бу аеруча сабыйларга караучыларга хас. Нарасыйларны күз тимәслек итеп карарга теләсәк, бала янына килгәч, аның тирәсенә бераз төкереп “Сөбеханалла – машалла” дип әйтергә кирәк. Әгәр кеше үзенең күзе катылыгын белә торып (бу аңа Ходай тарафыннан сынау буларак та бирелергә мөмкин), берәр кешегә сокланып карый һәм, теләмәсә дә, күз тидергәнен аңлый икән, су алып, йөзен һәм кулларын юып, шул суны күз тидергән кешегә дә юынырга бирсә, теге бәндәнең күз тиюе китәчәк икән.

Ә инде үзебезне күз тиюдән сакларга теләсәк, һәрдаим тәһарәтле йөрергә һәм еш кына “Аятелкөрси”не укырга киңәш ителә. “Бисмилла” әйтеп башны уң кул белән сыпыру да яхшы саклану чарасы санала. Дөрес, кеше үзен өшкерә ала, тик моны берәр туганы яисә якыны башкарса, тагын да яхшырак. Чөнки тарихка күз салсак, Пәйгамбәребезне күз тигән вакытларында аның сөекле хатыны Гайшә (р.г.) өшкергәнен белербез.

Аллаһу Раббыбыз безне шайтанның барлык начарлыкларыннан сакласын һәм тормышыбызны имин итсен.

http://tuylar.ru/ сайтыннан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума