#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кабердән хат

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әлбәттә, кабердән хат язу һич тә мөмкин түгел. Әгәр дә кабердәге хәлне аңлатып аннан хат язып булса, ул хат нәкъ менә сезгә тәкъдим ителгән хәлдә язылган булыр иде. Чөнки бу хатта язылган хәбәрләр уйлап чыгарылган сүзләр түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең китабы булган Коръән Кәримнән һәм пәйгамбәребез галәйһис сәламнең мөбарәк хәдисләреннән алынган сүзләр.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бөтен җанлы һәм җансызларны бар итүче, безне туфрактан барлыкка китерүче, тәнебезгә җан иңдерүче һәм “Әй, бәндәләрем, кыска гомерегезнең санаулы көн һәм төннәрен изгелектә уздырыгыз”, - диюче Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез яусын. Пәйгамбәрләребезнең ахыры һәм иң нурлысы: “Үлемне искә төшерегез, әҗәл киләсен истә тоту дөньялыктагы барлык ләззәтләрне оныттыра”, – диюче Мөхәммәд (с.г.в.)гә дога һәм сәламнәребез ирешсен.

Әниемә

Әй, сөекле әнием! Төнлә тәнемнән җаным чыкканда, сез бернәрсә дә эшли алмыйча басып тордыгыз. Яныма фәрештәләр җыелдылар. Шул мизгелдә урыным кайда булуын аңлаттылар, тәнем дерелди башлады. Ялкынлы утлар белән тулы йортымны күрсәттеләр. Мин калтырадым, дөньяда яшәгәндәге гамьсезлекләремнән, гөнаһларымнан җавап тотасымны аңладым. Әй, Раббым, мине дөньяга кире кайтар, мин кылмый куйган изге гамәлләремне кылырмын. “Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең”, - диделәр. Килгән әҗәл дә кичектерелми икән. Әй, әнием, җаным, сез әле мәрхүмнәр дөньясына аяк басмадыгыз. Мондагы хәлләрне үлем дәһшәтен үзең кичергәннән соң гына аңлыйсың.

Тиремне тәнемнән тереләтә тунаганны тоям, тәнемнән җаным чыкмаска теләп, мин як-якка бәргәләнәм, фәрештәләр миңа сугалар, нигә соң мине шуның хәтле газаплыйлар.

Газраил янында ике фәрештә бар иде. Аларның берсе Рәхмәт фәрештәсе, икенчесе Газап фәрештәсе. Газраил тәнемнән җанымны алгач, Газап фәрештәсенә бирде. Шул чак ахирәттә урыным котсыз һәм зәһәр булачагын аңлап тәнем калтырады.

Әй, әнием, күргәннәремнең авырлыгын берничек тә аңлата алмыйм, фәрештәләрне күрүгә аякларым бер-берсенә тоташты.

Сиңа бит Аллаһтан акыл бирелде, нигә уйламадың? – дип фәрештәләр башыма сугалар.

Кеше бу дөньяда яши һәм гомере беткәч, җаны чыга. Әгәр ул иманлы кеше булса, фәрештә аңа ак йөзле булып күренә. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә хуш исле ак кәфенлек тотып торырлар. Иманлы кешенең җаны җиңел һәм тиз алына. Аны савыттан агып төшкән соңгы тамчы белән чагыштырып булыр иде. Су тамчысы ничек төшә, кешенең дә җаны тәненнән шулай аерыла.

Әнием сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен. Тәнемне пакъләп, госелләп ак кәфенлеккә төрдегез. Әгәр дә җеназа намазына күбрәк кеше килгән булса, миңа җиңелрәк булган булыр иде. Җеназага килгәннәр нинди зур савапка ирешәселәрен белсәләр, ул намазны бернинди дә дөнья малына алыштырмаслар иде. Әнием, сиңа рәхмәт әйтәсем килә, мине җирләгәндә зиратка кермәдең, минем каберем янында елап утырмадың, юкса мин су эчендә ятыр идем.

Эх, әнием, дөньялыктагылар без мәрхүмнәр кабере өстенә шәмнәр ягып, чәчәкләр куймасыннар, фоторәсемгә төшермәсеннәр, - иде.

Кадерле әнием! Коръән белән гамәл кыл, күбрәк изгелекләр эшлә, нәфсең белән һәрчак көрәшергә кирәк, хәрам ризыклар ашама, булганына риза, сабыр бул. Шул чак ахирәттә хисабың җиңел булыр. Ахирәт байлыгына ирешерсең.

Имансыз кешенең җаны исә юеш сарык йонына ябышкан тигәнәк шикелле, аны ничек йолкып алалар, тәннән җан да шулай аерылачак. Ул кеше үлем фәрештәсен кара йөзле, куркыныч кыяфәттә күрер.

Әй, әнием, бәгърем. Мине зиратта җирләп, өстемә җир юрганы япкач, туганнар, дуслар китеп бардылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең мәет артыннан өч әйбер барыр, икесе кайтып китәр, берсе калыр, дигән сүзе бар иде.

Аның белән туганнары, байлыгы һәм гамәле барыр. Туганнары белән байлыгы кайтып китә, ә гамәле кала. Шул гамәлләргә карап, мәрхүмнәр җавап тотачаклар.

Әй, әнием, мине соңгы юлга озатучылар кайтып киткәч, кабердә берүзем калдым. Яныма Мәнкир белән Нәнкир килделәр. Мәетнең җаны бу вакытта тәнгә кире кайта. Фәрештәләр миңа өч сорау бирделәр: “Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?” Мин бу сорауларның берсенә дә җавап бирә алмадым. Алар сорау биргәндә кот очып кычкырудан башка аваз чыгара алмадым.

Бу сорауларга мөэмин: “Раббым – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәләм, динем – ислам”, - дип җавап бирергә иде, әнием! Мин җавап бирә алмагач, фәрештәләр мине чүкеч белән кыйный башладылар. Әгәр шул чүкеч белән тауга суксаң, ул тузанга әйләнер иде. Исән чакта ишетә идем: «Мәет шул кадәр каты кычкырыр, аның тавышын, җеннәр белән кешеләрдән башка, бөтен җан ияләре ишетер». Зират тирәсендә хайваннарның ул тавышларны ишетеп куркып куюлары турында сөйләүчеләр бар иде.

Әй, кадерле әнием! Синең укыган догаларың гына хәлемне җиңеләйтә. Монда баланың анага, ананың балага укыган догалары берсүзсез кабул ителә.

Әй, әнием, мин сорауларга җавап бирә алмагач, фәрештәләр кәфенлеккә төреп, күккә алып киттеләр һәм беренче күкнең ачылуына рөхсәт сорадылар, күк ишеге ачылмады. Аллаһы әмере белән җаным хәерсезләр исемлегенә язылды.

Ни үкенеч, ни хәсрәт миңа, әни, әгәр дә дөньялыкта кылган изгелекләрем булган булса, күк ишекләре ачылыр иде һәм мине яхшы кешеләр исемлегенә теркәрләр иде.

Авызымнан (җан биргәндә) күбекләр килгәндә, син, әнием, кычкырып елап җибәрдең һәм берни дә эшли алмыйча басып тордыгыз.

Иманлы кешеләр, лә иләәһә илләллааһу Мөхәммәд расүүлүллааһу дип китәләр һәм минем дә маңгаемнан тир чыгуын, йөземнең нурлы булуын күргән булыр идегез.

Иманнары һәм изгелекләре булганнар монда күрешеп сөйләшәләр. Әмма миңа күрешүләр тыелган.

Әй, әни, әле бөтенләйгә имансыз булып килгән булсам, монда ни эшләр идем. Монда имансызларның урыннары җиде кат җир астында, тәмугта.

Монда барысы да минем кебек түгел. Алар дөнья белән ахирәтне бергә алып барганнар. Аларның тәһарәтләре, укыган намазлары каберләренә нур тутырып, яктыртып тора, каберләре киңәйгәннән-киңәя. Аларның тәннәре кабердә булса да, рухлары җәннәт бакчасында.

Иманлы кешегә җәннәт ишекләре ачыла һәм ул, кайчан кыямәт көне җитәр икән, шунда керер идем, мондагы мәрхүмнәрнең анда калган балалары, әниләренең догалары, биргән садакалары, Коръәнне укып багышлаулар безнең хәлне җиңеләйтә.

Әнием, бәгърем! Аллаһы Тәгаләдән кабер газабыннан саклауны сорап дога кылыгыз. Пәйгамбәребез дә намазның азагында шулай дия торган булган. “Әллаһүммә! Иннии әгүзү бикә мин газәәбил – кабр!” (Йа Раббым! Кабер газабыннан сиңа сыенам).

Дәвамы киләсе саннарда.
Казан шәһәрендәге Шамил мәчете имам-хатыйбы

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазеннән
Наилә САФИУЛЛИНА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836