#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кала батырлары истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

22-5Үзебезнең планлаштырылган программага таянып, 10 майда Бөек Жиңү көненә багышлап, Яркәү районы, Кала (Тархан) авылына юл тоттык. Коръән китабында Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Ватанны саклау - мөселманның изге бурычы”. Пәйгәмбәребез, Мөхәммәт хәзрәтләре хәдисендә укыйбыз: “Ватаныңны сөю - диннең бер өлеше”.

Ошбу авылда 1921 елның 8 мартында Советлар Союзы Герое Әнвәр Мадий улы Калиев дөньяга килә. Авыл халкы, үзләренең якташлары турында горурланып, аны һәрвакыт зурлап искә алалар.

Геройга багышлап тантана үткәрелү турында алдан ук хәбәрләшеп куйган идек. Ошбу чарага карата Калбай Калиев сарык суйган, апалар, хатын- кызлар бик нык әзерләнгәннәр, яңа мәчет курасында салынган бинада мәҗлес оештырылды. Өстәлләр тәмле шәңгәләр, тукачлар, бавырсаклар белән тулып торды.

Әнвәр абый Калиев авылда 7 классны тәмамлап, колхозда эшләп китә. 1940 ел аны Кызыл Армия сафларына алалар. Ә инде сугыш башлангач, 1941 елның август аенда сугышка китә. Иң каты бәрелешләрдә катнаша - Мәскәү, Ржев, Курск тирәләрендә (Курская дуга). 1943 елның көзе. Сержант Калиев 326нчы аерым разведротаның 246нчы укчы (стрелковый) дивизиясе, 65нче армиянең Үзәк фронтында разведчик булып исәпләнә. Бигрәк тә Десна елгасын кичкәндә һәм Днепр елгасы өчен көрәшләрдә батырлык күрсәтә. 16 сентябрь, 1943 ел - разведгруппа, Калиев белән берлектә, Чернигов өлкәсе, Мезин авылы янында Десна елгасы аркылы үтеп чыга. Калиев дошманның кайда урнашканын яхшы үзләштереп, бик файдалы, кирәкле мәгълүматны командованиега тапшыра. 19 октябрь, 1944 ел - Калиев, разведгруппа белән, Гомель өлкәсендә (Белорусия) Днепр елгасын чыгып, немецларның кайда утлы кораллары куелганынын белеп ала. Ошбу ике бик әһәмиятле Калиев тапкан мәгълүмат безнең гаскәрләргә ике елганы үтеп чыгу өчен бик уңышлы була. СССР Югары Советы указы белән 1944 елның 15 январенда сержант Әнвәр Калиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Жиңү көнен Германиядә каршы ала. Сугышчан бурычын үтәгәндә 33 “тел” тотып китерә, шулар исәбендә бер полковник, бер лейтенант та була. 1946 елда демобилизацияләнә.

1998 елның 11 сентябрендә батыр көрәшче вафат була. Күрше Карагай (Юртобор) авылы зыяратында күмелгән.

Ошбу истәлекле, онытылмаслык җыелышта Әнвәр абыйның икедән туган энесе Тәкиулла абый Калиев турында да сүз алып барылды. Минем аның белән 2000 нче елларда берничә тапкыр күрешеп әңгәмә корганым бар. Ул турыда «Яңарыш» битләрендә язмам чыккан иде. Тәкиулла абый 84 яшендә вафат булды. Аның сөйләгәннәре әле дә хәтеремдә: «1944 нче ел, без алга барабыз, 9 кеше ике танкның берсе өстенә менеп утырдык, тирә якта снарядлар шартлый. Шулай барганда безнең танк минага эләгә, танк шартлап, ярылып,чәчелеп китә. Андагы экипаж, өстәге солдатлар, бөтенесе һәлак була. Тик без, лейтенант белән икәү, исән калдык, бик каты яраландык». Икенче тапкыр каты яралануы турында Тәкиулла абый болай дип сөйләде: «Мин шифаханәдән (госпиталь) чыкканда, безнең гаскәр Германиягә килеп җиткән иде. Фронт белән маршал Конев житәкчелек итә. Без әкренләп алга барабыз. Көне буе юлда, кич белән урманда ялга туктадык. Иртә белән безне - өч кешене разведкага жибәрделәр. Дошман кая урнашканын белергә кирәк иде. Безнең арттан әкрен генә бөтен гәскәр килә. Шулай барып, без Шпрей елгасына килеп життек. Елганың теге ягында - немецлар. 1945 елның 18 апреле иде. Дошман безне күрде, һәм төрле кораллардан ата башлады. Минем янымда гына снаряд шартлады, башыма аның кыйпылчыгы эләкте, күзләрем күрми, сукырайдым дип уйладым, баш авырта. Артка яткан килеш чигенеп, урман эчендә минем башымны бинт белән бәйләделәр». Моннан соң, Тәкиулла абый 12 көн аңсыз яткан. Берлинга хәтле 80 чакрым кала.

2 нче Украина фронтында Тәкиулланың абыйсы Әнвәр сугыша.

- Көннәрдән бер көнне миңа командир фронт газетасыннан фоторәсем күрсәтә, үзе кулы белән фотаның астындагы текстны каплап, миннән сорый: “Бу кем?” Мин әйтәм, бу минем икедән туган абыем Әнвәр! Командир елмаеп куйды».

Авыр яралардан соң Тәкиулла Калиев 4 ай чамасы госпитальдә ятып чыга. 9 май - Җиңү көнне барлык авыруларны икенче катка митингка чакыралар. Тәкиулла үзе атлый алмый, аны дуслары күтәреп алып чыгалар.

Сугыштан соң Тәкиулла абый 6 ел балыкчыларның бригадиры була һәм күп еллар тракторчы булып хезмәт итә. 1985 елда лаеклы ялга чыгып, ислам кагыйдәләрен үзләштерә, соңгы көннәренә хәтле авылда имам вазыйфасын алып бара.

Мәҗлестән соң, ветераннарның каберләренә барып, Коръән укып, дога кылдык. Безнең киләчәк тормышыбыз өчен сугыш кырларында көрәшкән, яраланган, кан түккән абыйларыбыз, бабайларыбыз, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.

Авыл халкы көче белән төзелгән яңа мәчет тирә-якка нур чәчеп, балкып тора, Маша Аллаһ.

Мәчет төзүдә булышканнар: Тәлгат Рәхимов, Ильмар Рәхимов, Нургали Кадралиев; аш пешерүчеләр, актив булышучылар: Минсылу Кадралиева, Сәфия Калиева, Наилә Рәшидова, Әбилә Шиһабетдинова, Хәчилә Рәхимова, Хәчия Рәхимова, Галия Кадралиевага чиксез рәхмәт.

Бүгенге көндә Төмән районы, Онохино поселогында яшәүче Азат Шәйхелислам улы Фәйзуллин турында әйтеп китәм. Ул Кала авылында туып үскән, 10 ел намазда, Коръән китабыннан күп аятьләрне яттан белә, мәетләрне юып, соңгы юлга озату эшләрендә актив катнаша. Аның булышлыгы ошбу чараны үткәрүдә бик зур булды.

Без Кала авылына кереп барабыз, урамда бер кем дә юк. Бераз баргач, әнисе белән коляскада утырган ике яшьлек кечкенә Сафия безне каршы алды. Әйтерсең лә тормыш дәвам итә. Күрешеп сөйләшкәч, ошбу нәни кызчык сугыш ветераны, ошбу авылда Әнвәр Калиев белән күрше яшәгән Әйнетдин Биктемировның оныгы килеп чыкты. Шулай ук Әйнетдин абый сугышта булып, бик яраланып кайткан, күп еллар колхозда әшләп 2002 елны вафат булган (Мәрьям Әскәрованың әтисе булып чыга).

Әнвәр Калиев каберенә бардык. Һәйкәл дә шул авылда куелган. Кала халкы, бик борчылып: «Безнең авыл - геройның авылы, ә һәйкәл юк», дип ризасызлык белдерделәр. Туганы Сания Калиева әйтүе буенча, Геройның кызы үлгән булган, аны Карагайда күмгәннәр, аның янында әтисе кабере дә урын алган.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836