Материалы

Кеше язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Олы кеше үзенең балаларын, укыган вакытларын, бөтен тормышын күз алдына китерә. Миңа Ямбай җидееллык мәктәбендә аның белән бер класста укырга туры килде. Ул тыйнак, тәртипле, яхшы укый иде.

Аның белән бүтән очрашырга туры килмәде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 64 елдан соң очраштык. Бер-беребезне бер күрүдә таныдык. Ул минем юбилейга килде. Мин аның турында кыскача булса да язмыйча булдыра алмыйм.

Төмән райоынның Турай авылында Газиз Яхиннар гаиләсендә 1939 елның 2 январенда ир малай дөньяга килә. Турай башлангыч мәктәбен тәмамлап, Ямбай мәктәбендә белем ала. “Калинин” исемендәге Ямбай колхозыннан аны Ишимга бухгалтерлыкка укырга җибәрәләр. Уңышлы укып бетергәч, Ямбайның үзәк конторында бухгалтер булып эшли.

1961 елда Ямбай колхозы совхоз булгач, Омск комбинатында укып чыгып, совхозда эшли башлый.

1966 елда Төмән районы, Индрәй авылында яшәүче Суфия Тилимбаевага өйләнә дә, Индрәй авылына күчеп китәләр. Соңрак “Тюменьгазпром”га эшкә керә. Биредә 32 ел эшләп 1998 елда лаеклы ялга чыга. Эшләгән вакытында министрлыктан күп төрле Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнә. Индрәйдә өй салып та өлгерә.

Алар 2 ир бала һәм 1 кыз үстерәләр, аларның да үз гаиләләре, 6 оныклары бар.

Зур кайгылы булдык, 23 яшендә зур оныгыбыз Илнур вафат булды, бик авыр кичердек. Хәзер авылда мәчеткә йөрим, Аллага шөкер, мәчетебез яңа. Рәисе Хәмзә Камалов бер ел эчендә яңа мәчет салдырды, аңа зур рәхмәт, - дип сөйли Газир Газиз улы шатланып.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума