Материалы

Хәзрәткә “Әл-Ихсан” ордены тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

23-5Тубыл мәчете баш имамы урынбасары, шәһәрнең тарихи мәчете имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Казыймовка Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов “Әл-Ихсан” орденын тапшырды. Яшьләр арасында рухи-әхлакый тәрбияне ныгытуда тырыш хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән хәзрәт шәһәрдә узган мәдәни, дини чараларда, уку йортларында студентлар, укучылар белән очрашуларда вәгазь сөйли, әңгәмә оештыра. Ул яшь буын белән эшләү тәҗрибәсе турында:

- Шәһәрнең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә төрле милләт балалары укый. Ата-аналар җыелышында, без төрле милләт вәкилләре булсак та, бер-беребезне хөрмәт итеп, аралашып, үзара тату яшәргә кирәклеге турында сөйлибез. Укучылар кече яшьтән тәмәке тарту, аракы эчүнең зыянлы, начар гадәт, гөнаһы булганын белеп үссеннәр. Әти-әниләр мәчеткә, я чиркәүгә баралар икән, балаларын бергә алсыннар. Балаларыгызның дусты булсагыз, аларны ялгыш юлдан саклап кала аласыз. Балалар сезгә ышанырга тиешләр. Бүген безнең илебездә тырыш, хезмәт сөйгән балалар өчен уңай шартлар, югары уку йортларында белем алырга мөмкинлекләр тудырылган. Гаиләдә малайларны киләчәктә җаваплы, үз гаиләсенең таянычы итеп тәярбияләргә кирәк. Кызлар, белем алу белән бергә, киләчәктә үз балалары өчен үрнәк әни, уңган хуҗабикә булырга әзерләнсеннәр иде. Бу сыйфатларны балаларда мәктәп, гаилә, дин белән берлектә тәрбияләсәк, яхшы булыр”, - диде.

Ел дәвамында югары һәм урта белем бирү йортларында Фәннүр хәзрәт студентларга вәгазьләр сөйләде. Чыгышларында балачак елларын искә алып, ир малай булса да өй эшләрен башкарырга оялмаганын, идән юганын, сыер сауганын, яшүсмер елларында төрле сынаулар аша үткәнен уртаклашты. Шәһәребездә төрле милләт вәкилләрен дуслыкка-татулыкка, тыныч яшәргә чакырды. Яшьләргә рухи-әхлакый сыйфатларның мөһимлеге, иман ныклыгы турында ешрак сөйләргә кирәк, дип әйтте. Бүгенге көндә Тубылның тарихи мәчетендә никах мәҗлесләре бәйрәмчә үткәрелә башлады. Фәннүр хәзрәт: ”Никах чараларын бөтен гаилә вәкилләре, төрле буын кешеләре катнашуда үткәрү мөһим. Хәзер генә әби-бабайлар, әти-әниләр, бала-оныклар катнашында Линна Марс кызы һәм Илһам Урман улының яңа гаилә корулары безнең мәчеттә укылган никахтан башланды. Аларга никахлашу таныклыгын тапшырдык. Икесе дә зур төзелеш оешмасында эшләүче инженерлар. Яшь парны олысы-кечесе котлады, теләкләр юлладылар. Бу матур традицияне яшь буын да күрде. Никах мәҗлесләре ешрак булсын иде”, - дип сүзен тәмамлады. Яшьләрнең әти-әниләре мондый чараны оештыруда ярдәм иткән Фәннүр хәзрәткә рәхмәтләр юлладылар. Тубыллылар аны “Әл-Ихсан” орденына лаек булуы белән котлыйлар, изге эшләрендә уңышлар телиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума