#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хаҗ гыйбадәтен үтәп

последние и лучшие новости искусства в мире

40-3Динебезнең биш нигезе бар, хаҗ гыйбадәте – шуның берсе. Матди яктан мөмкинлеге булган, сәламәт мөселман хаҗ кылырга тиеш. Лаеклы ялга чыгуга ислам дине тәртипләрен ныклап өйрәнә башлаган Төмән районы, Индрәй авылында яшәүче Фәгыйлә апа Ханнанова шул бишенче нигезне үтәү бәхетенә иреште быел. Бу изге гамәлгә күптән әзерләнә иде инде ул. Я сәламәтлек, я матди яктан киртәләр чыгып тора. Һәм, ниһаять, Фәгыйлә апа, өлкә мөселман диния нәзарәте офисында хаҗга китүчеләрне озату чарасында катнаша. Мин аның белән күрешеп, изге сәфәр хакында сораштым.

- 19 августта Искәндәр хәзрәт Юсупов белән хатыны Әнисә хаҗга баручыларга теләк-киңәшләрен җиткереп, тәмле итеп тукландырып, аэропортка кадәр озатып куйдылар. Төркемебезнең җитәкчесе булып Түбән Тәүде районының Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Саматов барды. Башта Мәскәүгә, аннан Истамбулга очтык. Шулкадәр зур самолетны күргәнем юк иде әле. 3әр кеше 3 рәттә утырдылар. Мәдинәгә килеп төштек. Кичен дә һава бөркү иде. Безне кунакханәгә урнаштырдылар, ашханәдә гел хәләл ашлар гына булуы да шатландырды. Ибраһим галәйһиссәламнең мәчете безнең тәрәзәдән күренеп тора иде. Көн саен 5 мәртәбә мәчеткә намазга бардык. Хатын-кызларны Сәлимҗан хәзрәтнең хатыны Гөлбанат әйдәп йөрде. Тыныч, сабыр хатын-кызның безнең белән бергә баруына бик шатландык. Ибраһим галәйһиссәламнең каберенә, ул аяк баскан җирләргә сәяхәткә алып бардылар, шундый әйбәт булды инде. Исең, акылың китәр андагы күркәмлеккә!!!

Мәдинәдә 3 көн булганнан соң, Мәккәгә киттек. Анда юынып, ак күлмәкләр кигәч, Әл-Хәрәм мәчетенә алып киттеләр. 21 кеше басып куйдык. Барыбызның да күзеннән яшь ага, я төш түгел, я өн түгел сыман, күңел ышанмый. Мәчеттән якты нурлар сузылган, андагы миллионлаган кеше барысы да Коръәндәге догаларны әйтүләренә исем китте.

Мина үзәнлеге палаткалар белән туп-тулы. Бер палаткада 70ләгән хатын-кыз урнашкан. Суны кунакханә ишек төбенә күп итеп калдырып китәләр. Гарәфәт, Мөздәлифә үзәнлекләрендә булдык, таш аттык.

Килгән көнне сәламәтлегем куркытып алса да (Аллаһы Тәгаләмнән бар тиешле таләпләрне үтәүдә ярдәм сорадым), алга таба ияләшеп киттем. Бик нык сусатты гына. Суны күп эчтек. Барлык туганнарыма, авылдашларыма, якташларыма, дусларыма теләкләр теләдем. Кабул итсен инде бер Ходаем.

Буш вакытыбыз булуга, бергәләшеп изге урыннарга экскурсиягә чыгып китәбез. Анда таулы-ташлы табигать, яшеллек аз.

Кайту да шул юл белән башкарылды. Барысы да бик оештырылган, төгәл вакыт белән барды. Әле кайткач та, озатучыларыбыз каршы алырга килеп куйганнар. Шулкадәр күңелгә шифа булды инде ул. Аларга һәм авылыбыз мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камаловка да зур рәхмәт әйтәсем килә. Аны бу урынга сайлавыбыз юкка гына булмаган. Ул җимерелеп барган мәчетебез урынына 1 елда яңасын торгызуга иреште. Эченә керсәң, иман нуры балкып тора, чиста, намаз укыган саен, укыйсың килә.

Хаҗга барырга теләге булган кеше намазын калдырмаска, Коръәнне укый белергә, Аллаһы Тәгалә юлында йөрергә тиеш, - дип сөйләде Фәгыйлә апа.

Башка елларда да Мәккәдә хаҗ кылганда, Аллаһыны якында гына кебек тойдык, күзләрдән яшь туктаусыз акты, диюне ишеткәнем бар. Бу дөньяның үзенә бер могҗизасы, күңелнең чистарынуы, рухның исламны ихлас йөрәктән кабул итүенә бер дәлилдер инде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836