#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хаҗ кылу сәфәре хакында

последние и лучшие новости искусства в мире

Хаҗ кылу сәфәре хакында тулырак белү өчен без "Раиф" мәчете имамы, Балтач районы буенча Хаҗга баручыларның җитәкчеләре Илшат хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Хаҗны берьюлы берничә кеше өчен кылырга мөмкинме?

– Берничә кеше өчен берьюлы Хаҗ кылырга ярамый. Хаҗ бары тик бер кеше өчен генә кылына. Әгәр үзең Хаҗ кылган булсаң, башка кеше өчен Хаҗны кылырга ярый. Шулай ук үлгән кеше өчен, әгәр ул мөселман булса, Хаҗны ниятләп кылырга мөмкин.

– Әгәр дә әти-әнисе өчен Хаҗ кылырга ниятләсә...

– Башта үзе өчен Хаҗ кылып кайта, аннары әнисе яки әтисе өчен бара ала. Пәйгамберебез с.г.в.нән бер хатын: “Әтием өчен Хаҗ кылсам ярыймы? дип сорагач, ул әйткән “Әгәр дә аның синдә әҗәте булса, син ул әҗәтне түләр идеңме?”, дип сорый.Әйе, дигәч, Хаҗ кылырга кушкан.

– Кредит алып Хаҗга бару дөрес гамәлме?

– Асылда, банктан акча алып, Хаҗ кылу дөрес булмый. Бар шундый дини банклар, алар юлламаны рассрочкага сата. Ягъни, алар башта юлламаны сатып ала һәм Хаҗга баручы кешегә бер яки ике айга бүлеп түләргә мөмкинлек бирә.

– Ерак юлга җыенганда, үзең белән нәрсәләр алырга кирәк?

– Иң беренче чиратта акча, аны киткәнче үк долларга әйләндерергә киңәш итәр идем, Хаҗга баргач, долларларны реалга алыштырабыз. Хроник чире булганнарга даруларны үзләре белән алырга кирәк. Бик күп чакрымнар йөрелә, шуңа күрә җиңел аяк киеме кирәк булачак. Алмашка тагын берне алу да артык булмас. Һава бик эссе, температура 45-50 градуска җитә. Шуңа да алмашка өс киеме дә алырга кирәк. Хаҗга барганда без шуны онытмаска тиешбез. Хаҗ кылына торган җир ул Харам җирлеге, ул иң изге җир, Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан җире. Шуңа без анда үзебезне бик әдәпле тотарга тиешбез. Анда агач ботагын да сындырырга ярамый. Аллаһы Тәгаләнең кунагы икәнлегебезне истә тотып, бер-беребезне кыерсытырга, ямьсез сүзләр әйтүдән, зыян, золым китерүдән тыелырга тиешбез. Зарланмаска, сабыр итәргә кирәк, Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыгыбызны сыный, имтихан кылып, безнең дәрәҗәбезне күтәрә. Бу Хаҗ, бу сынау һәм без шуның белән әҗерне алабыз. Зур әҗер имтихан белән бирелә. Анда савап күп була, анда савап арттырып языла. Гөнаһ эшләүдән нык сакланырга кирәк, биредә гөнаһ та күп языла. Хаҗны күтәрергә була, әмма кайткач та хаҗи булып калырга, гөнаһлардан сакланып яшәргә кирәк.

“Хезмәт” газетасыннан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836