Материалы

Хак юлга таба

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 2017 елда миңа фарыз Хаҗ кылу насыйп булды. Хаҗдан алган тәэсирләрем шул хәтле көчле иде, шушы кадәр олы бәхетнең миңа насыйп булуына ышанып та бетә алмыйм. Анда күргәннәрне, кичергәннәрне язарга сүзләр җитми. Кәгъбәтулла өстендә яңгыраган төнге озын азан авазлары, миллионлаган мөселманнарның Аллаһы йорты каршында җыйналулары, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә укылган намазлар, бу тәэсирләр гомеремнең ахырына кадәр мине озата барырлар, мәңге онытылмаслар.

... Мәккә безне гөрләп торган урамнары белән каршы алды. Мәккә тирәсендәге кырыс кара таулар бу җирләрнең гаять борынгы, тарихи изге җирләр икәнен искә төшереп, кисәтеп торалар. Юлда никадәр генә арган булсак та, сәфәребезне төнге гумра (кече) Хаҗын башкарудан башлыйбыз.

Кунакханәдә өйлә, икенде намазларын укыдык та, тезелешеп, Кәгъбәтуллага таба юнәлдек. Биек йортның артыннан мәрмәр Әл-Хәрам мәчете күренде. Шушы Әл-Хәрам мәчетенең ишек алдында, эчендә – Кәгъбәтулла, җәннәттән иңгән кара таш.

Без, халык арасында адашмыйча, тапталмыйча, җиде тапкыр Кәгъбәтулланы әйләндек. Аннан соң Сафа һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр үттек, зәм-зәм суын авыз иттек. Шушының белән кече Хаҗ тәмам була. Адашсаң, эзләп табу өчен Мәккәгә килгәч беләкләребезгә гарәпчә язылган беләзекләр, муенга визитка тасма тактылар. Монда һәр милләт, бер-берсен таныр өчен киемнәренә берәр тамга таккан. Бу яктан бигрәк тә төрекләр, Малайзия һәм Индонезия мөселманнары аерылып тора.

Иртәгә фарыз Хаҗыбыз башлана. Бөтен дөньядан җыелган хаҗилар төшкә кадәр Мина тавына барып җитәргә тиешбез.

Без дә автобуслар белән чатырлар шәһәрчегенә килеп җиттек. Тәһарәт алып намаз укыдык. Иртәнге дүрттә Гарәфәт тавына кузгалдык. Бу тау турында: “Кешенең шундый зур гөнаһлары бардыр, ул гөнаһларны Гарәфәттәге ике тамчы күз яше пакьләр”, диелә. Пәйгамбәребез Гарәфәт тавын бик яраткан. “Хаҗ ул – Гарәфәт тавында гыйбадәт”, - дип әйтә торган булган. Иртәгә Корбан бәйрәме дигән көнне, иртәдән кояш баеганчы Гарәфәт тавында булу – фарыз, шуннан башка Хаҗ юк. Без дә бу көнне Гарәфәттә гыйбадәт кылып уздырырга тиешбез.

Кояш баегач, Мөздәлифә тавына алып киттеләр. Ул – Атабыз Адәм белән анабыз Һава очрашкан изге урын. Төнне Мөздәлифәдә үткәрү Хаҗның вәҗеб гамәлләреннән санала, үтәмәү гөнаһ. Без дә төнне Мөздәлифәдә үткәрдек.

... Таш атыла торган урын өч багана – олы багана (иблис), кече һәм урта баганалар (кече һәм олы шайтаннар). Таш атуны Мәккәдән иң ерак булган баганадан башлыйсың. Аннан уртадагы баганага “Аллаһу акбәр” дип, җиде таш атасың, читкә чыгып дога укыйсың, теләк телисең. Аннан соң Мәккәгә иң якын булган “Аллаһу әкбәр” дип җиде таш атасың да, дога кылмыйча гына китеп барасың.

Биредән без Мәккәгә кайтып фарыз булган тәвафны кылырга, ягъни Кәгъбәтулланы җиде тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш. Белгән барлык догаларымны, Коръән аятьләремне укый-укый җиде мәртәбә Кәгъбәтулланы әйләнеп чыктым. Аннары теләкләремне тели-тели Сафа һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр үттем. Зәм-зәм суы эчеп бер читтә намазымны укыдым. Изге җирдә күбрәк гыйбадәт кылып калырга тырыштым.

Менә шулай итеп миңа Аллаһы Раббыбызның мәрхәмәте белән олы Хаҗ бәхете насыйп булды. Аллаһы ризалыгы өчен шатланып-сөенеп Хаҗлар кылып кайтырга насыйп булсын сезләргә дә, дин кардәшләр.

Розалия ВӘЛИТОВА, Тубыл районы, Күкрәнде авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума