Материалы

Киндерледә мәүлет бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

1-2Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Киндерледә Новотроицк авыл хакимияте, мәчет, мәктәп, мәдәният йорты берләшеп Мәүлет бәйрәмен уздырдылар. Киндерле мәдәният йортына тирә-як Кыткүл, Бухарин, Түбән-Тәүде авылларыннан мөселман кардәшләребез җыелды. Ерак юлны якын итеп Төмәннән килгән өлкә мөселман Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге рәисе Искәндәр хәзрәт Юсупов халыкны бәйрәм белән котлады, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламен җиткерде, бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһиссәләм турында вәгазь сөйләде.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов мөселманнарны тәбрикләде, салаватлар әйтте. Шулай ук 1997 елның июнь аеннан мәчет рәисе вазифасын үтәүче авылның иң хөрмәтле кешесе Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин чын күңелдән якташларын Мәүлет бәйрәме белән котлады.

Киндерле урта мәктәбе укучылары тарафыннан зур чыгышлар ясалды. Программаны укучылар Алинә Әхтәриева, Эльдар Сабитов алып бардылар. Хәҗәр, Рокыя, Убайдулла, Ибраһим Самадовлар, Илзира Фазлуллина, Реналь Әсәдуллин, Илназ Умбитов һәм башкалар моңлы, көчле тавышлары белән мөнәҗәтләр, Коръәннән өзекләр, шигырьләр сөйләделәр. “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле артистлары берничә мөнәҗәт башкардылар.1-3 Сәлимҗан хәзрәт якташларының дини белемнәрен сынап карау максатыннан викторина уздырды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә дини китаплар тапшырды.

- Безнең Дәүләтгәрәй абый шикелле аксакалыбыз, Сәлимҗан хәзрәт кебек белемле муллабыз булганга без бәхетле. Аларга ихлас күңелдән сәламәтлек телим, рәхмәтемне белдерәм. Актив катнашкан балаларыбыз өчен горурланам, - дип сөйләде мәктәп директоры Мөнирә Калиева. “Киндерле кичләре” фольклор ансамбленең музее өчен шамаиллар бүләк итте.

Фойеда балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде, дини әйберләр сатылды.

Халыкны мәчетнең Коръән ашлары уздыра торган янкормасында бәйрәм ашы көтте.

Без спонсорлар, табын әзерләүдә булышучылар турында Дәүләтгәрәй абыйдан сорадык.

1-4- Шушы зур бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәттеләр: “Молоко” җитештерү компаниясе генераль директоры Ринат Насыйров, эшкуар Низам Магомедов, иптәше Әлфия белән Түбән Тәүде шифаханәсе стоматологы Ислам Кадыйров, Ринат һәм Асия Мөхәммәтовлар, Зиләфрүз Шәфыйгуллина, Эльвира Умбитова, Мәдинә Сәйдуллина, Фирдәвес Әхтәриева, Нурия Ногманова һ.б. Аш әзерләүдә Мәдинә Гыйсмәтуллина, Гөлбану Самадова, Гөлфинур Бакиева, Фәния Заһидуллина, Наилә Мотыйгуллина булышлык күрсәттеләр. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен, киләсе елларга да шулай берләшеп бәйрәмнәр уздырырга язсын, - дип сөйләде мәчет рәисе.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума