Материалы

Көнчелек гомерне кыскарта

последние и лучшие новости искусства в мире

Гөнаһларның башы көнчелектән башлана. Менә шушы көнчелек әдәм балаларының башка гөнаһларының башы булып тора. Гайбәт сөйләү, телне тыймау, начар сүзләр әйтү, утынны ут ашаган шикелле, изге гамәлләрне ашап бетерергә мөмкин. Урынсызга бәндәне рәнҗетсәк, урынсызга кешене үпкәләтсәк, аның гамәл дәфтәренә безнең бер яхшылыгыбыз күчә, йә булмаса, теге адәмнең бер яманлыгы безнең гамәл дәфтәренә күчә. Көнчелек тә - нәкъ шушындый яман гадәт. Ул да утынны ут ашаган шикелле, безнең изге гамәлләребезне юкка чыгара. Көнчелек безнең изге гамәлләребезне генә түгел, безнең үзебезне дә юкка чыгара ала. Безнең сәламәтлегебезне ашап бетерә. Китапларда әйтелгән: адәм баласының гомерен бурычка алу, үлгән кешенең йөзен карау, садака алу, авыру һәм көнчелек кыскартыр, диелгән.

Көнчелек тә безнең сәламәтлегебезне бетерә, ул - бик яман чир.

Әдәм булган кешедә, нәфес булган кешедә көнчелек, әлбәттә, булмый калмый инде. Әмма иманлы кеше үзенең иманы, гыйлеме белән шушы көнчелекне тыеп торырга тиеш. Ул аның киңәеп, әрсезләнеп, авыруга әйләнүенә юл куймаска, тышка да чыгармаска тиеш. Авыруның кечкенә генә билгеләре сизелә башласа, без табибка барабыз, дарулар эчәбез, авыртуны басарга тырышабыз. Көнчелек тә - шундый чир. Бездә нәрсәгәдер шундый борчылу, көнчелек бар икән, тизрәк тәһарәт алырга, намазлар укырга кирәк, алай итеп тә баса алмасаң, ураза тот. Һәм Аллаһ Тәгаләдән күңелендәге шушы чирне чыгаруын сорарга кирәк. Чөнки, әйткәнемчә, утынны ут ашаган шикелле, көнчелек безнең гамәлләребезне генә түгел, Аллаһ Тәгалә безгә әманәт итеп биргән сәламәтлегебезне дә бетерүгә сәбәп булып тора. Дөнья, җаннар яралтылганнан соң, Аллаһ Тәгалә адәм баласын балчыктан яралтты, фәрештәләрне нурдан, җеннәрне уттан яралтты. Һәм шушы балчыктан яралтылган адәмне Аллаһ Тәгалә бөтен нәрсәдән өстен куйды.

- «Ләкаде халәконәл-иңсәәнә фии әхсәни тәкүииим». - Без кешене иң яхшы сурәттә барлыкка китердек, - диелә «Әт-Тин» («Инжир агачы») сүрәсендә (95:4). Икенче төрле әйтсәк, мин кешене, адәм баласын бөтен нәрсәдән өстен итеп яралттым, - ди Аллаһ Раббыбыз.

«Үә сәххара ләкүм мәә фииссәмәәүәәти үә мәә фил әрдый җәмиигәм-минһү, иннә фии зәәликә ләә әйәәтил-ликаүмиййәтәфәккәрууун». - һәм бөтен нәрсәне адәм баласы өчен, адәм баласы файдалансын өчен яралттым, - ди. Һәм үзе яралткан бар мәхлукатка, бөтен җан ияләренә адәмгә сәҗдә кылырга кушты. Шушы вакытта бер Иблис кенә сәҗдә кылмады. Адәм баласыннан көнләште ул. Мин уттан яралтылган килеш, ничек итеп, балчыктан яралтылган адәм баласына сәҗдә кылыйм, диде. һәм шушының өчен ул Аллаһ Тәгаләнең ләгънәтенә тарды. Иблис ләгыйнь булып калды. Көнчелек Иблисне шушы хәлгә төшерде. Ул исә фәрештәләрдән дә галим, укымышлы иде. Газазил исемле фәрештәләрнең укытучысы иде ул. Һәм менә ул көнчелек аркасында Иблис ләгыйньгә әйләнде. Үзен Аллаһ Тәгаләдән өстен куйды. Бу - дөньяда эшләнгән беренче гөнаһ булды. Һәм бу гөнаһ - көнчелек нәтиҗәсендә.

Икенче гөнаһ җирдә эшләнелде. Ул да көнчелек нәтиҗәсендә булды. Кабил белән Һабил - икесе, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, корбан чалдылар да, Һабилнең корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итте, Кабилнекен кабул итмәде. Кабилнең корбаны начар сыйфатлы иде. Һабил әйтте Кабилгә: күңелендә бозыклык булган, йә булмаса, үзендә хәрам булган кешенең догасын, корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итми, диде.

Кабил бу хакта: минем күңелемдә бозыклык бардыр, мин хәрамга да катышамдыр, шуннан тыелырга кирәк, пакьләнергә кирәк, дип уйланырга тиеш иде. Әмма ул, Һабилнең кабул ителгән корбаныннан көнләшеп, Һабилне үтерде. Көнләште. Җир йөзендә булган беренче гөнаһ та менә шулай көнчелек нәтиҗәсендә булды. Без, адәм балалары, иманлы кешеләр, үзебезне үзебез шушы көнчелек, хөсетлек дигән чир белән бимазаламаска тиеш, без аны тыеп торырга тиеш. Басуны чүп үләне басса, аны утап торалар. Адәм баласы да үзен көнчелектән арындырырга тиеш. Без шундый зәгыйфь булганыбызга күрә, төрле көнчелекләргә, хөсетлекләргә бик тиз бирешкәнебезне күреп, Аллаһ Тәгалә биш тапкыр тәһарәт алып, намаз укуны фарыз кылды.

Аллаһ Тәгалә бер кешегә дәүләт бирә икән, без аннан көнләшәбез икән, димәк, без Аллаһ Тәгаләнең бу кешегә бирүеннән көнләшәбез булып чыга. Берәүдән күпсенсәң, Аллаһ Тәгалә үзеңнекен юк итәр. Бу - сынау дөньясы. Аллаһ Тәгалә дәрәҗәне дә, байлыкны да безгә сынау өчен бирә.

Без күңелебездән көнләшеп, бер кешегә начарлык теләп йөрсәк, йә булмаса, аның байлыгы бетүен теләсәк, йә булмаса, аның сәламәтлегеннән көнләшсәк, бу Аллаһ Тәгаләгә билгеле була. Яманлыкны язып баручы фәрештә безнең кылган начар гамәлләребезне генә түгел, ә уйлаган яман фикерләребезне дә дәфтәренә теркәп бара. Шул гамәлләребез өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барчабызның да күңелләренә сабырлыклар биреп, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Телебезне тыя алмау, гайбәт, көнчелек шикелле, иманлы кешеләргә хас булмаган, иманлы кешеләрнең иманын зәгыйфьләндерә торган гамәлләрне эшләмәскә Аллаһ Тәгалә безгә сабырлыклар бирсә иде. Барчабыз да хәрамнардан тыелып, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшәсәк иде.

Җәлил ФАЗЛЫЕВ вәгазьләреннән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума