Материалы

Коръән кушканча яшәү

последние и лучшие новости искусства в мире

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”, - ди. Коръән укуның никадәр әһәмиятле икәнен аңлар өчен, мөгаен, шушы хәдис җитә торгандыр.

Мөэмин-мөселман Коръән укудан күңел тынычлыгы, авыруларына шифа һәм иң әһәмиятлесе – тормышында туры юл таба. Шуның өчен без Коръәнне өйрәнергә һәм даими укырга тиеш. Кайбер кешеләр, борчылып: “Дөрес укыйм микән? Җиренә җитә микән?”, — дип сораулар бирәләр. Әлбәттә бу борчылу урынлы. Аллаһ раббыбыз Коръәндә (Мүзәммил” сүрәсе 4 нче аять): “Үә раттилил Куръәәнә тәртиилә”, ягъни: “Коръәнне тәртип белән укыгыз”, - дип белдерде. Галимнәр бу тәртип дигән сүзне “Тәртип белән тәҗвид белән ашыкмыйча гына, кеше сүзләрне аңларлык ачык итеп укырга”, – дип тәфсир кылалар. Шуның өчен дә Коръәнне тәҗвид белән укырга кирәк. Өйрәнгәндә хәрефләрнең дөрес әйтелешенә һәм уку кагыйдәләренә игътибарлы булу мөһим. Үзлегеңнән үзләштерүгә караганда, белгән бер кешедән өйрәнүең хәерлерәк.

Коръәнне яки аның сүрәләре язылган китапны кулга тотып укыганда тәһарәтле булу шарт. Коръән аятьләрен күңелдән укыганда тәһарәтле булу таләп ителмәсә дә, тәһарәтле булсаң, савабы күбрәк. Коръән тыңларга аш-су табынына баручылар да тәһарәтле икән, шулай ук саваплырак булалар, госелсез килеш китапка карап та, күңелдән дә Коръән уку дөрес түгел.

Коръән укый башлаганда “Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, әйтү тиеш. Мөмкинлеге булганда Коръәнне кыйблага таба утырып уку саваплырак. Табында исә җәмәгатькә карап утырып укыла. Коръән укылган урынга Аллаһның рәхмәт фәрештәләре килеп, укучыга да, тыңлаучыларга да хәер дога кылып торалар. Әгәр дә инде изге Китап укылган җирдә кешеләр тиешле киемдә булмасалар, фәрештәләр килми икән. Шуңа күрә догабызның кабул булуына шөбһә  туа. Шуның өчен Коръән укучы кеше хатын-кызларга яулык бәйләргә, озын җиңле күлмәк кияргә, изүләрен, балтырларын капларга кушса, үпкәләмәскә кирәк. Чөнки табын әзерләп, Коръән укытуның савабы шушы сәбәпләр аркасында гына, бик күпкә ким булырга, яки бөтенләй булмаска да мөмкин. Димәк, тиешле кием белән булган кешеләргә укылган Коръән сүрә-аятьләре бәрәкәтне арттыра һәм авыруларына шифа була. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (“Бәни Исраил” сүрәсе, 82 нче аять): “Үә нүнәззилү минәл Куръәәни мәә һү-үә шифәәәә үү үә рахмәтуллил мүэминиин. Үә ләә йәзидүз заалимиинә илләә хасәәра”, ягъни: “Аллаһ танучы, мөэминнәр Коръән аятьләреннән шифа табалар, Аллаһка карышучыларның хәсрәте артыр”, — дип белдерде.

“Коръән уку ике төрле була. Берсе – үзең өчен, икенчесе – кеше үтенгәне өчен. Коръән укучыга — бер хәрефкә 10 савап, тыңлаучыга – бер хәрефкә бер савап”. ”Коръәнне өйрәнгәндә азапланып укучыга савап икеләтә булыр”, - дигән хәдис тә бар. Димәк, читен дип тормаска, яңадан-яңа аятьләрне өйрәнергә һәм укырга кирәк.

Коръән укуда, әлбәттә, гөнаһ юк, хәтта кайбер җирләре килеп җитмәсә дә. Укыган өчен дә, өйрәнгән өчен дә, хатаңны тырышып төзәткән өчен дә савап бар. Димәк күбрәк уку кирәк. Укыган саен шомарабыз һәм ятлау өчен җиңел була.

Без кайвакыт кешеләр үтенече белән кемгәдер барып Коръән укыйбыз. Бу очракта инде таләпләр күбрәк. Иң беренче – Коръән укучы биш вакыт намаз иясе, икенчедән Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә китереп укый белүче, өченчедән, үзе Коръән белән гамәл кылучы һәм башкаларны да вәгазьләп, изге гамәлләр кылучы булырга тиеш.

Җәлил ФАЗЛЫЕВ, Татарстан Республикасының баш казые.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума