Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Коръән уку

последние и лучшие новости искусства в мире

Коръән шәрифтән берничә аятьне сүрәләрне берәү яттан укыса яки карап укыса, шуны “Коръән уку” диләр. Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән яки телдән дә әйтергә ярый.

Ният: “Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни”.

Мәгънәсе: “Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”.

Коръән укучы, мөмкинлеге булса кыйблага карап утырыр, “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим“, - дияр.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” – диеп, укырга теләгән аятьләрен укыр. Укыганда күңелен читкә җибәрмәсен өчен, укый торган сүзләренең мәгънәсен күңеленнән уйлар. Гарәпчәне белмәсә ихлас белән һәр сүзне аңларлык кадәр акрынлык белән укыр.

Хәрефләрне тиешенчә: йомшакларын йомшак, катылысын каты, калыннарын калын, нечкәләрен нечкә итеп укыр. Укуын туктатыр өчен сүз башы булган аять алдында туктар.

Коръән багышлау догасы

Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең, зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең, миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).

Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.

Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.

Моңарчы тәүфыйкъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.

Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.

Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.

Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем биреп, ахыргы сүзебезне – “Ләә иләәһә илләлааһ. Мүхәммәдүрасүлүллаһ” дип иман белән дөньядан үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кыл.

“Раббәнәә әәтинәә фиддүнийәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйраати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәәр”.

Әллааһү әкбәр. Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Татарстан Республикасының баш казые.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836