#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Корбан бәйрәме – Бәектә

последние и лучшие новости искусства в мире

30-5Тубыл районы, Бәек авылы мәчетендә Корбан гаетен зурлап билгеләп үттеләр. Авыл халкы өчен Корбан гаете күркәм, көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булды. 9 нчы июльдә Бәек мәчетендә тәкъбир әйтеп, вәгазь сөйләп алганнан соң, гает намазын авыл мөселманнары белән Вәлиулла хәзрәт Кучубаев укыды.

10 нчы июльдә мәчеттә Корбан гаете хөрмәтенә, авылда яшәп мәрхүм булган авылдашлары рухына багышлап Коръән ашы үткәрелде.

Аллаһының ризалыгы, рәхмәте өчен оештырылган дини чара турында авылда яшәүче хезмәт ветераны Флора апа Апсатарова сөйләде. «Мәчетебезгә кеше кышын йөрми. Авылда өлкән яшьтәге якташларыбыз азая бара. Авылыбызның иман йорты изге көннәрдә буш булмасын, мөселман кардәшләребез белән тулы булсын, рухи яктан мәчеттән кешеләр баеп кайтсыннар дигән уйлар белән Корбан гаете көннәрендә Коръән ашын мәчеттә уздырырга килештек. Хәтем ашын уздыруда ярдәм иткән, бәйрәмнең иң җаваплы өлешен башкаруда булышлык күрсәткән, корбан чалырга сарык биргән Рәшит Мөхәммәдуллинга олы рәхмәтләремне юллыйм. Ул сарыкны чалып, үзе башкарып итен мәчеткә алып килде. Игелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле, ярдәмчел авылдашыбызга изге теләкләремне юллыйм. Иң дә мөһиме, савап булып барган эшләрне бергәләп башкару. Өстәлләр әзерләүдә ярдәм иткән: Гүзәл Әхмәтҗановага, Зәйтүнә Абдуллинага, Динара Хисмәтуллинага, Рәйсә Уразовага игелекләре, изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Корбан гаете авыл халкын берләштерде, авылдашларны Аллаһы йортына җыйды. Һәркайсы пешкән ризык алып килделәр. Чарада кунакта күрше авыллардан да булдылар, яшьләр табын артында Коръән аятьләрен һәм вәгазьләр тыңладылар. Теләкләремне тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән авыл халкына, улым Альбертка рәхмәтләремне юллыйм. Аларның уңганлыгына сокланып утырдым. Бәек мәчетендә Корбан гаетен зурлап үткәрүдә өлеш кертүчеләр Аллаһының рәхмәтендә булсыннар. Дин кушканнарны үтәп, бердәм һәм сабыр булып, ярдәмләшеп яшик, йортларыбызга иминлек, гаиләләргә бәхет, саулык телим», - диде.

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәрнең берсе өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннарыбызның хәлен белергә, дус-тату яшәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә өйрәтә.

Татар авылларда узган корбан мәҗлесләре, корбан чалдырган, корбан гаетенә багышлап, изге ниятләр белән үткәргән хәтем ашларын Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Киләсе дини бәйрәмнәребезне күрергә насыйп булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836