Материалы

Коръән уку алдыннан нәрсә эшләү хәерле?

последние и лучшие новости искусства в мире

Сорау: Мөселман кешесе Коръән укыр алдыннан нәрсә эшләсә хәерле?

Җавап: «Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелгән:

Коръән укырга җыенучы кешенең яхшы халәттә булуы зарур, ягъни әлеге кешегә үзенең чиста, пакь киемнәрен киеп (ир-атларга исә чалма кию хәерле), кыйбла ягына карап утырырга киңәш ителә, чөнки Коръәнгә һәм фикыһка хөрмәт күрсәтү зарур санала. Бу турыда «Фәтәва Кадыхан» китабында да әйтелә.

Сорау: Кесәсендә Коръән булган кием белән бәдрәфкә керергә ярыймы? Кесәсендә Коръән булган куртка белән бәдрәфкә керергә ярыймы? Шулай ук бәдрәфкә Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп керергә рөхсәт ителәме?

Җавап: «Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелә:

Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар.

Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән:

«Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый».

Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһының исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый. Аллаһының исеме яки Коръәннән берәр аят язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә.

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,
Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе, мөфти.

«Шура» альманахы, №13

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума