Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел июнь аенда Түбән Тәүде районы, Канчәбер мәчетенең төзелеп, эшли башлавына 10 ел тулды. Шушы зәхмәтле авыру сәбәпле, 10 еллык юбилейны мөселманнар үткәрә алмадылар. Мәчетне төзүне авыл мулласы Низам Камалетдинов белән Вәдыйкҗан Мөхәммәтшин башлап җибәрделәр. Башта авыл кырыендарак нигез салдылар, соңыннан авылның уртасындагы иске мәчет янында төзеделәр. Вәдыйкҗан ике малае: Руфат, Рөстәм белән агачларны урманнан Петрунькино авылына ташып, пилорамада брусларга чыгарып, алып кайттылар. Мәчет төзүгә Маркс Аппасов та булышты, ләкин мәчетнең ачылуын күрә алмады, вафат булды, ә муллалары Низам тәрәзә рамнарын куйганда дөньядан китте, урыннары җәннәттә булсын.
Үз материаллары белән Рөстәм һәм Руфат мәчет тирәсен рәшәткәләр белән әйләндереп алдылар. Мәчет төзелүдә Закирәнең дә өлеше бар, кайда дини ашлар уздырылса, шунда барып садакалар җыеп алып кайтты. Гает ашлары һәм дини ашларны үткәрү дә, әзерләү дә Вәдыйкҗан хатыны Айсылу җитәкчелегендә башкарыла, ул мәетләр дә юа.
Гыйниятулла мулла да бик әйбәт кеше. Быел ике йорт янды, аларга финанс ягыннан ярдәм күрсәттеләр. Авыл халкы бердәм, бердәмлек булганда һәрчак көч була. Аллаһы Тәгалә аларга сәламәтлек бирсен.
Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.