Материалы

Котылырга ашык

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәйнең эссе көннәрендә ай буена иген өстенә яңгыр яумаса, син яңгыр болытларын тартып китереп яудыра алмыйсың. Кинәт кенә аяк астында җир тетрәп, яныңдагы бөтен өйләр өстеңә гөрселдәп ишелеп төшкәндә, син аны тетрәвеннән туктатып, үзеңне һәм өйдәге кешеләрне үлемнән коткарып кала алмыйсың. Тәкәбберләнмә, “мин” диеп танавыңны күккә чөеп йөрмә – синең кебекләр генә түгел, сиңа караганда да көчлерәк һәм байрак кешеләр бу дөньядан үтте.

“Аллаһ юк һәм Җәһәннәм булмый”, – дип җитмеш ел гына түгел, җиде йөз ел кычкырып йөрсәләр дә, аларның “юк” диюе белән генә юк булмый бит әле. Алтын сарайларда яшәп тә, капкалары тимердән булып та, сакчылары ишек төбендә автомат белән торсалар да, Үлем фәрештәсе алар яныннан да үтеп кереп, өйдәгеләрнең барысының да берәм-берәм җаннарын алып чыкты. Кайда гына булсаң да, үлем куып җитә, аңардан котылган кеше юк әле. Ә менә үлгәннән соң, берәүләр Аллаһы Тәгаләнең мәңгелек Җәннәтенә кереп, рәхәттә, ләззәттә, бәхеттә яши башлый, ә икенчеләр исә мәңгелек Җәһәннәмдә хурлыкка калып газапланачак. Ә хәзер, белгәннәргә кабатлау, белмәгәннәргә гыйлем булсын дип, нинди кешеләрнең мәңгелеккә Җәһәннәмгә эләгәчәге турында искә төшереп, гыйбрәт алыйк һәм андый көферлекләргә төшүдән сакланыйк.

* Ялган сүз сөйләүче кяферләр

Алар Аллаһы Тәгаләнең һәм аңардан кала Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләрен ялганга саный, аларны кабул итми, “Ул сүзләр дөрес түгел, ул алдакчы нәрсәләр”, – ди. Әгәр алар намаз укып, ураза тотса, алар да кяферләр рәтеннән буламы? Аллаһы Тәгаләнең хак сүзен – бер генә аятен булса да – ялган диючеләр барысы да кяфер, хәтта намаз укып, ураза тотсалар да. Әлбәттә, намазда булган кешеләрнең: “Аллаһның сүзе дөрес түгел”, – дигәнен күргәнебез һәм ишеткәнебез юк.

* Шикләнүче кяферләр

Алар, Аллаһның сүзе дөресме икән, юкмы икән, Җәннәт-Җәһәннәм булырмы икән, юкмы икән, дип шикләнеп яши. Хәтта: “Теге дөнья чынлап та булып куйса, аның миңа файдасы тияр”, – дип намаз укып йөрүләре дә мөмкин.

* Тәкәбберләнүче кяферләр

Болары исә Аллаһның хак сүз әйткәнен аңлый, Ислам диненең дөрес икәнен сизенә, әмма үзләренең тәкәбберлекләре аркасында аны кабул итми. Кемдер, мәсәлән, зур җитәкче буларак, ярлылар һәм хезмәтчеләр белән бергә тиң йөрергә туры килүдән чиркана, ә кемдер исә озак еллар икенче идеяләр өчен көрәшеп йөреп тә (милли, сәяси, мәдәни һәм башка өлкәләрдә), хәзер үзенең хата юлда булганын танудан ояла, моны хурлык һәм җиңелү дип саный.

* Яратмаучы кяферләр

Алар – үз нәфсе теләкләрен диннән өстен куючылар. Әгәр Исламның ниндидер кануны аларның теләгенә каршы килсә, алар шул канунны яратмый, күрә алмый, аңа нәфрәтләнә. Мисал өчен, Аллаһы Тәгалә ирләргә дүрт хатынга тиклем өйләнүне рөхсәт иткән. Әгәр берәр ирнең хатыны шушы рөхсәтне яратмаса, ул хактагы аятьне күрә алмаса, аңа нәфрәтләнсә, ул да кяферләр рәтеннән булып, Җәһәннәм әһелләреннән була.

* Сихерчеләр

Сихерче – ул җеннәр ярдәмен файдаланып, төрле кара эшләр башкаручы кяфер. Аллаһы Тәгалә сихер гыйлемен өйрәнүне дә, кешеләрне сихерләүне дә хәрам кылган. Әгәр берәр кеше сихер гыйлемен өйрәнсә һәм аның белән эш итсә, ул мәңгегә Җәһәннәмдә калачак.

* Ислам диненнән көлүчеләр

Ислам диненнән көлүчеләрнең саны социализм заманында бик күп иде. Ислам диненнән һәм аңа кагылышлы нәрсәләрдән хәтта шаяртып кына да көлү тыела.

* Исламга каршы көрәшүчеләргә ярдәм итүчеләр

Ислам дине – Аллаһы Тәгаләнең дине. Аңа каршы көрәшүчеләр һәм шул көрәшүчеләргә матди һәм мәгънәви ярдәм бирүчеләр кяфер була.

* Хәрамны – “хәләл”, хәләлне “хәрам” диючеләр

Аллаһы Тәгалә берәр нәрсәне хәрам, дип игълан иткәннән соң, аның сүзенә каршы килеп: “Юк, ул хәләл”, – дип әйтүче кеше Аллаһка буйсынучы мөселман буламы? Әлбәттә, юк. Ул да – кяфер һәм аның урыны да Җәһәннәмдә. Мәсәлән, Исламда аракы эчү тыелган, әгәр кемдер берәү: “Бәйрәмдә генә эчәргә ярый ул”, – ди икән, ул Аллаһның хәрәмен “хәләл”гә чыгаручы була да инде.

* Кяфер булган адәмне мөселман дип әйтүчеләр

Кайсыберәүләр имансыз, динсез, күрәләтә көферлек кылып йөрүче кешеләр хакында да: “Ул – мөселман”, – дип әйтә. Имансыз Әбү Ләһәб, Әбү Җаһил һәм Әбү Талибларны күпме генә “иманлы” дип әйтсәң дә, алар барыбер иманлы мөселманга әйләнә алмый. Имансызны иманлы дип әйтүдән файда юк. Киресенчә, алай дип әйтүче кеше үзе кяфер булып, мәңгелеккә Җәһәннәмгә китәчәк. Файдасыз, зарарлы сүзләрне әйтеп, үз-үзегезне һәлак итмәгез.

* Дин рөкеннәренең берсен генә булса да инкарь итүчеләр

Ислам дине биш нәрсәгә нигезләнгән: шәһадәт әйтү, көненә биш тапкыр намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, Мәккәгә хаҗ кылу һәм байлыктан зәкать бирү. Шулай ук мөселман алты нәрсәгә ышанырга тиеш: Аллаһка, Кыямәт көне булырына, Аллаһның кешелеккә рәсүлләр җибәргәненә, изге китапларның Аллаһтан булуына, фәрештәләр барлыгына һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәнлегенә. Шушы санап киткән нәрсәләрнең берсен генә булса да инкарь итүче кеше кяфергә әйләнә һәм үзен мәңгелек Җәһәннәмгә дучар итә.

Мөселман календареннан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума