#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күкрәнде мәчетенә - 20 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

12-142001 елның 25 январь көне күз алдыма килә. Тубыл районы, Күкрәнде авылына мәчет ачылу тантанасына җыенабыз. Ул һәрберебезнең хәтерендә онытылмаслык, авыр сәфәр булып калды, дияр идем. Кутарбиткадан авылга хәтле әле 23-25 чакрым юлны сазлыклар арасыннан үтәргә кирәк. Машиналар, автобуслар бик күп. Берәүләре Тубыл ягыннан килсә, икенчеләре Төмән - Яркәү ягыннан. Юл бик тар, урыны белән кар сыраган. Машиналар, автобуслар кәрван кебек, бер берсенең артыннан әкрен генә алга бара.

Ә инде, каршыга машина килеп чыкса, аны уздырып жибәрү бик авыр мәшәкать булып, газапка дучар буласың, чөнки юл тар. Кар сыраган урында берсе туктап, таешып калса, арттагылар, машина -  автобусларыннан йөгерешеп чыгып, туктап калган техниканы этешеп жибәрә иделәр. Шулай, зур газап белән, күп вакыт югалтып килеп житкән идек Күкрәнде авылына.

Әлхәмдулилләһ, шуннан соң 20 ел вакыт үтеп тә китте.

Быел 27 нче февральдә Күкрәнде авылы мәчетенең 20 еллык тантанасына чаптырабыз. Дөньялар үзгәргән, юлларны танып булмый, киң итеп чистартылган, иркен, әйтерсең лә очып барасың, беркем дә комачауламый.

12-6Кыскача гына мәчетнең тарихы белән таныштырып китәм. Бөтен халык белә, газеталардан да укып беләбез - мәчетнең бурасын Хәмзә Корманов салып калдырган. Үзе, ошбу фани дөньядан вакытсыз китү сәбәпле, мәчет төзелмичә калды. Әгәр дә тагын 2-3 еллар бура файдасыз утырса, ул череп кала иде. Куанычка, ул вакыт Төмән шәһәрендә яшәүче Шакирҗан абый Ибраһимов мәчет төзү белән кызыксынып, ярдәм итәргә теләк белдерде. Ул бик актив, энергияле, милли хәрәкәттә янып йөрүче иде, дисәм хата булмас. Бер көнне Төмән шәһәрендә Ислам фәнни конференциясе уздырылды. Шунда катнашырга Мәскәүдән Нәфигулла хәзрәт Аширов белән гарәп белгечләре килгән иделәр. Шакирҗан абый ошбу чара белән файдаланып калырга ашыкты. Ул гәрәпләргә тулысынча Күкрәнде авылындагы мәчет бурасының язмышын җентекләп аңлатып бирде: “Булышасыз икән, мәчет төзеләчәк, әгәр дә юк икән, ул череп бетәчәк”, - дип тәмамлады Шакирҗан абый сүзен. Шул вакыт, гарәпләрнең берсе, бик игътибар белән тыңлап, 2 мең яшел акча (доллар) чыгарып, абыйга сорау бирде: “Менә ошбу акча белән төзи алсагыз, рәхим итегез, әгәр юк икән, артык бирә алмыйбыз”, - диде. Ә инде шул моментта Шакирҗан абый: “Юк, бу безгә җитми, бик аз”, - дисә, акчалар бирелми кала иделәр. Ул тиз генә: “Ярый, яхшы, җитәр, җитмәсә җиткерербез”, - дип акчаларны алып өлгерде. Шакирҗан абыйның мәчет булдыру юлындагы тырышлыгы әйтеп бетергесез. Әлбәттә, төзү эшендә катнашучылар күп булдылар, һәммәсенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт-бәрәкәтләре яусын.

12-5Бүгенге көндә авыл зыяратын яңадан коршау, тезмәләрне яңарту, аның өчен кирәк-яракны табу-булдыру, шулай ук мәчет бинасын төзәтү-ремонтлау мәсьәләләрен киләчәктә уңышка ашыру өчен кайгыртучы - ошбу авылда үсеп чыккан, бүгенге көндә лаеклы ялдагы полковник Әкрәм Галимҗан улы. Аның тәкъдиме буенча бик күпләр ярдәм кулын сузганнар. Зиратны төзекләндерү өчен материаллар алуда Төмән өлкәсе эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ринат Насыйров, “НПО АрктикПромИзыскание” оешмасының генераль директоры Реваль Хөснетдинов, аның урынбасары Илгиз Әнвәров зур ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук “Якташ” иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Россиянең бөтен территориясендә яшәүче Күкрәндедән чыккан кешеләр дә актив ярдәм итәләр. Мәчет бинасына капиталь ремонт ясауга тотылачак акча җыюда һәм төзелеш материалларын ташуда Нәкыйп Ваһапов, Азат Вәлитов, Маһинур Чиж (Ильясова) һәм Наилә Ермышева, Артур Тимиров актив катнашалар.

Инде, көннәр җылынса, Ин ша Аллаһ, авылда төзекләндерү-ремонтау эшләре башланачак.

27 февраль авыл халкы күңелендә онытылмаслык вакыйга булып калды. Мәчет бинасы халык белән шыгрым тулган. Кемнәр генә юк. Кунаклар Тубыл шәһәреннән, район- авыллардан, Төмән шәһәре һәм башка яклардан җыелганнар. Авыл дини мөселман оешмасының җитәкчесе буларак, Розалия Вәлитова үзенең җаваплы вазифасын бик тырышып алып бара. Аңа ошбу чарада Рәхмәт хаты тапшырылды. Соңгы елларда авыл халкы күңелендә хөрмәт яулаган, танылган, бөтен булган дини чараларны тулысынча, югары дәрәҗәдә алып баручы Күчүм Гайсин мәчетнең имамы булып тора. Зур хезмәт күрсәткән өчен Күчүм абый Әл-Ихсан ордены белән бүләкләнде.

Ошбу тантаналы чарада тәбрик сүзләре белән бүләкләр тапшырып, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән төбәге оешмасы җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сухов, аның урынбасары Әмир хәзрәт Балдин чыгыш ясадылар.

12-7Ошбу истәлекле җыелышта филология фәннәре докторы, профессор, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институты галиме Гүзәл Фәйзуллина бик әһәмиятле, кызыклы булган, әле генә “пешеп” чыккан, Күкрәнде авылы тарихына кагылышлы язылган китабы белән таныштырып китте һәм аны бүләк итте.

Ошбу очрашуда, мәчет төзелүгә катнашкан, ярдәмләшкән милләттәшләребезнең, барысының да исемнәрен әйтеп бетереп булмый, алар бик күп.

Хәдистә әйтелә: “Кем мәчет төзелешендә катнаша, хәтта, кош оясы хәтле генә дә мәчет төзесә дә, ул кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт (сарай-дворец) салып бирә”, - диелгән.

Үземнең чыгышымда, “Яңарыш” газетасына басым ясап, бүгенге көндә аның халкыбыз өчен бик әһәмиятле булып торуы һәм аны һәрбер татар гаиләсендә яздыру үзебез өчен тиешле бурыч булып тора, дидем. “Кемнәр газетаны алдыра, аңа язылган, кулларыгызны күтәрегез”, - дигәч, бик күпләр кулларын күтәрделәр. Хәтта, ике кулын күтәрүчеләр дә булды. Монысын инде, мин аны бик яратып укыйм, дип аңларга була. Булдыралар, күкрәнделеләр!

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836