Материалы

Күкрәнде мәчетенә 20 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

6-2Тубыл районы, Күкрәнде авылы мәчетендә беренче азан тавышы яңгырауга да шул хәтле вакыт узган. Аның тарихын кыскача искә төшереп үтү бу эшкә күп көч салган кешеләргә кабат рәхмәт белдерү, ә мәрхүм булганнарның рухларына садака булып ирешсен иде.

Бүгенге көндә күз явын алып торган мәчет бурасын авыл балыкчылар колхозы җитәкчесе Хәмзә Корманов 1994 нче елда күтәртеп куйган була. Кызганычка каршы, аның вакытсыз вафаты аркасында, эш нәкъ 5 елга тукталып тора.

Шул чак авыл аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран укытучы, күренекле шагыйрь-язучы Шакирҗан абый Ибраһимов бөтен эшне үз җилкәсенә алып, әлеге эшне ахырына җиткерә. Һәм 2001 нче елның 19 январенда, өлкәбезне дәррәү шаулатып, мәчет ачылу тантанасы уза. Чынлап та, бу күпләрнең күңелендә зур вакыйга булып, бүгенге көнгә хәтле саклана. Чара турында “Яңарыш” газетасында баш мөхәррир Азат Сәгыйтов тирән эчтәлекле мәкалә язып чыкты. Тантананың матур, онытылмаслык мизгелләрен Гөлсинә Ниязова үзенең “Очрашулар” телетапшыруы, Наил Алан “Дусларга сукмак” радиотапшыруы аркылы милләттәшләребезгә җиткерделәр.

Әлбәттә, авыл уртасындагы мәчетне күкрәнделеләр үз көчләре, садака акчасы һәм спонсорлар ярдәме белән төзегәннәр. Шуннан бирле алар Аллаһы йортын үзләре ремонтлап, төзекләндереп, тәртиптә тоталар. Кызганычка каршы, берничә ел мәчет хуҗасыз да тора, әмма шул елларда да халык зур бәйрәмнәрне мәчеттә уздыра. Соңгы 6 елда мәчеттә имам вазифасын Күчем хәзрәт Гайсин башкара. Ә авыл мөселманнар оешмасы рәисе итеп авыл халкы Розалия Вәлитованы сайлаган. 2017 нче елда алар өлкә мөселманнар Диния назәрәте ярдәме белән Мәккәгә барып, хаҗ гамәлләрен үтәп кайтып, “хаҗи” һәм “хаҗия” исемнәрен алганнар.

- Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны авыл халкы беркайчан да бозмый. Мәчетебезгә һәр җомга саен намазга йөрибез. Корбан, Ураза гаетләрен, Мәүлид бәйрәмен, шулай ук никах, балага исем кушу кебек йолаларны бөтен авыл белән җыелышып, мәчеттә уздырабыз. Өстәлләрне хатын-кызлар әзерләсә, ир-атлар утын-су китерәләр, ут ягалар, кар чистарталар. Мәрхүмне соңгы юлга озатканда да бар халык катнаша. Форсаттан файдаланып, авылдашларыма рәхмәтемне белдереп китәм. Мәчетебезнең юбилеена без, әлбәттә, хәлебездән килгән хәтле, әзерләндек: мәчетне буядык, тәрәзә пәрдәләрен яңарттык һ.б. Коронавирус чире сәбәпле, юбилей кичәсен вакытында үткәрә алмадык. Ләкин өметебезне өзмибез, әзерләнәбез, Ходай рәхмәте белән, бу эшне башкарып җибәрербез дип ышанабыз. Шуны да өстәп үтим: еллар узган саен мәчетебез бинасы искерә бара. Җомга намазына әзерләнеп, мичне пәнҗешәмбе көнне ук яга башлыйм. Фундамент, идән такталарын, тәрәзәләрне яңартырга, җылытырга кирәк. 100 квадрат метрлы бинага бер генә мич, кышкы салкын көннәрдә ничек аның белән җылытасың соң? Менә шул проблемаларны да уртага салып халык белән сөйләшергә торабыз. Бәлки, читтә яшәүче авылдашлар, якташлар ярдәм кулын сузарлар, спонсорлар табылыр дигән өметтә калабыз, - дип сөйләде Күчем хаҗи Гайсин.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума