#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыштунлыда иман йорты ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

31-7Төмән районының Кыштунлы мәчетен ачу тантанасына районның Муллаш, Явызбы, Талмы, Индрәй, Боровский, Шыкча, Акъяр мәчетләреннән һәм башка төбәкләрдән йөзләгән кеше килгән иде.

Бик матур, кояшлы көндә урамда урнаштырылган сәхнәдә бәйрәмне әнисе Кыштунлы авылында туып-үскән Ләйлә Әфләтунова алып барды. Акъяр мәдәният һәм ял үзәге коллективы белән бергәләшеп оештырылган, мөселман һәм халык җырлары белән күркәмләндерелгән программа кунаклар күңеленә хуш килде.

- Кыштунлыга авыр репрессия елларында мулла булып Югары Егәнледән Әбделхак Рафиков җибәрелә. Ул төньяк Уралга сөргенгә сөрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча авыл мулласы итеп Низаметдин Шукуров билгеләнә, мәзине Уразмөхәммәт Сәфәров була, - дип сөйләде алып баручы. Бүгенге көндә мәчетнең имамы Ришат Әминов әлеге Аллаһ йортын булдыруда өлешләре кергән һәркемгә зур рәхмәтен белдерде.

Кыштунлылар янәдән авылларының нуры булып, мөселманнар яшәгәнлеген ерактан күрсәтеп торган мәчет ачылуга бик шат иде. Читләргә таралышкан авылдашлар җыелышып ике катлы мәчет төзүдә, кунакларны каршы алуда, мул өстәлләр әзерләүдә зур тырышлык куйганнар. Аларның ихластан башкарылган хезмәтләрен күрергә, тәбрикләргә килгән дәрәҗәле кунаклар саны да шактый булды. Садака салучылар язып барылган исемлектә 270 кеше күрсәтелгән, исемнәрен әйтергә теләмәүчеләр, бүләк алып килүчеләр дә аз түгел иде.

Тантана Коръән сүзләре белән ачылып китте. Аннары сүзне Кыштунлы мөселман оешмасы үз карамагында булган Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин алды. Ул мәчет имамы Ришат Әминовка тырышлыгы өчен идарәнең “Иманны ныгытуы өчен” медален тапшырды, котлап, уңышлар теләде. Идарәнең Төмәндәге хокуклы вәкиле Фатыйх Гарифуллин Ришат Сатый улына чапан киертте, мәчет төзүдә ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ул сәхнәгә Саймә Әминованы, мөселман оешмасы җитәкчесе Ринат Булатовны, Гөлсем, Флера Булатоваларны, шоферлар - Флер Гомәровны, Айрат Латыйповны, Мәгъсүм Калиевны, Миннур Муталаповны, Фәнис Кадыйровны, балта осталары - бригадир Ильяс Әминовны, Фаил Мифтахов, Рәхмәтулла Садыйков, Рузил Әминовны, барлык буяу эшләрен башкарган Әлмирә Әминованы чакырды. Ә инде авыл мәчетенең ике катлы бурасының хуҗабикәсе Капура Акишева алкышларның иң көчлесенә лаек булды. Изге эштә ярдәм кулы сузучыларга апа үзе дә бүләкләр таратты. Бәйрәм өстәлен әзерләргә ярты ат итен алып килүе дә хәбәр ителде.

31-11Кыскача гына бураның тарихын да язып үтми булмас. Төмәннең Чехова урамында урнашкан Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге казыяты офисы булып торган йорт урыны башка кеше милке булып чыгып, аның йортны алырга куелган таләбе нигезендә бура, идарә карары буенча, күптән мәчет турында хыялланган Кыштунлы авылына күчерелде. Ә бу йортның хуҗасы – Капура апаның мәрхүм улы иде.

Төмән өлкәсенең мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Үзәк мөселман диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Зиганшин, Төмән шәһәре депутаты Динар Абукин, район татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин һәм башкалар бәйрәм белән котлап, бүләкләрен тапшырдылар.

Имам Ришат Әминов тупланган садака акчаларын һәм башка ярдәмнәрне кушып киләчәктә мәчеткә ике катлы янкорма-манара төзиячәкләрен белдерде. Аның икенче катында музей ачарга планлаштыралар.

Кечкенә авылга күрсәткән ихтирамнары өчен кунакларга рәхмәт белдереп, барча халык та намазга чакырылды. Аннары мул өстәлләр артында һәркемне хуш күреп сыйладылар кыштунлылар. Оештыручылар өстәлләр әзерләүдә булышкан 14 хатын-кызга бүләкләрне Корбан бәйрәме көннәрендә тапшырырга вәгъдә иттеләр.

Авылга керүгә урнашкан мәчет урынына да бетеп барган авыл белән бергә юкка чыгу куркынычы яный. Әнүзә Кәлимуллина бу хәлгә бик борчылып, тиешле хакимият органнарына мәчет урынын беркемгә дә бирмәүләре турында мөрәҗәгать белән йөри башлый. “Ялутор районында бер авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга, сугышта катнашучыларга һәйкәл ачылды. Шуны күреп, безнең авылда да сугыш каһарманнары күп бит, алар да хөрмәткә лаек дип, район башлыгына һәйкәл урнаштыру мәсьәләсе белән бардым. Ул булышырга ризалык биреп, һәйкәлле дә булдык, авыл хакимияте депутаты киртәләп тә куйды. Шунда мәчетебез урыны кемгәдер биреләсен ишеттем. Аны үзебезгә алып калып, тирәсен әйләндереп алырга акча җыя башладым. Район мәчетләре күпләп ярдәм иттеләр, авылдашлар бик булыштылар. Барысы әзер булгач, күп кунаклар белән Корбан бәйрәме үткәрдек, - дип сөйләде Әнүзә апа.

- Авылга 1793 елда беренче мәчеткә нигез салынган икән. Авылларны бетергәндә, мәчетебез бинасын Индрәйгә укытучыларга тулай торак итеп алып киткәннәр, ул анда янып китте – Аллаһы Тәгалә кушмаган, тияргә кирәкмәгән иде”.

31-10Мәчет – Аллаһы Тәгалә йорты, анда намазлар укып, вәгазьләр сөйләп иманлы булып яшәргә насыйп булсын.

Оештыручыларның берсе – Гөлсем Булатова: “Икенче ел инде 9 Май – Бөек Җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясенә катнашулары турында да белдерде. Сеңлем Флера интернеттагы мәгълүматларны эзләп табып, авылыбыздан сугышка киткән каһарманнар арасында дәрәҗәле орден-медальләр алучылар булуын да белде. Алар исемен урамнарга бирергә булыр иде. Күмелеп, югалып яталар. Фоторәсемнәрен ясатып, җырлар җырлап урам буйлап үтүне оештырдык.

Бүгенге бәйрәмебез дә бик матур үтте, кеше дә күп килгән иде”, - дип һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен язуны үтенде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836