Лесобаза мәчетенә гөмбәз куелды

последние и лучшие новости искусства в мире

49-3“Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, фарыз намазларын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның һидаятька ирешүчеләрдән һәм жәннәткә керүчеләрдән булулары бик ихтимал”. Коръән тәфсире (9:18).

10 ноябрь көнне Төмән шәһәренең Лесобаза районында төзелеп торган мәчеттә - Аллаһ йортында истәлекле вакыйга булып узды, ягъни, гыйбадәтханәнең өстенә гөмбәз (купол) куелды. Бу әле каркас кына. Озакламый урнаштырылган, үз урынына утырган гөмбәз черепица яки башка затлы калай белән коршалып алыначак.

Иң элек, ошбу, бик тә катлаулы булган хезмәтне дүрт ай чамасы заводта аерым-аерым детальләрен ясап, аннары һәммәсен дөрес итеп җыйдылар. Мәчет янына китергәч, тәкбир әйтеп, тантаналы рәвештә, зур кран белән күтәрделәр, мәчет өстендә гөмбәз калкып чыкты. Үзләренең вакытларын, көчләрен жәлләмичә, Аллаһ юлында тырышкан, заводта айлар буе эшләп, бүгенге шатлыкны безгә якынайткан милләттәшләребезнең исемнәрен дә әйтеп китәм: Шагир Курманбаков белән Мөдәрис Патршин. Аларга аеруча зур рәхмәтләр белдерәбез. Эшләр әкренләп, тукталмыйча алга бара. Моннан берничә атна элек мәчет өстенә манараның кабыргасы да (каркас) кран белән күтәрелгән иде. Тамчы боз тишә, дип әйтә халык. Шулай әкренләп Төмән шәһәрендә тагын да бер Аллаһ йорты үсеп килә. Әлһәмдүлиллаһ, хәерледән булсын. Тырышучылар, булышучылар юк түгел. Һәммәсе мөмкин хәтле үзләренең өлешләрен кызганмый. 49-4Бөтен эшнең, оешманың житәкчесе Әмир Балдин һәм аның янында тупланган баскан җирдә ут чыгара торган егетләр изге юлда сынатмыйлар. Бүгенге көндә төзелүче мәчет каршысында тору урынында каравыллар өчен чиратлашып егетләр тарафыннан дежурлык оештырылган. Лесобаза районында яшәүче милләттәшләремә мөрәҗәгатъ итәр идем: “Килегез, күрегез! Бу сезнең мәчетегез булачак! Катнашыгыз, булышыгыз!”.

Ошбу районда хәзер яңа торак йортлар салына, күрми дә каласың, күз ачып йомганчы күп катлы биналар калкып чыга.

Сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисендә әйтелә: “Кем дә кем, хәтта кош оясы хәтле (кыр тавыгы - куропатка) мәчет төзесә, аңа Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салачак”. Амин. Шулай булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума