Материалы

Әллә мин ялгышаммы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Дин белеме алганым булмаса да, Коръән китапларын, хәдисләр укып, вәгазьләр тыңлап, дус-туганнар үткәргән мөселман бәйрәмнәренә, хәтем ашларына йөреп, күреп, иманлы ислам йолаларының үтәлүе, башкара-үзгәрә баруы турында берникадәр борчыган фикерләремне әйтеп китәсем килә.

Әлхәмдүлилләһ шөкер, бүген милләтебезгә күп төрле мөселман гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итеп, дини бәйрәмнәр, төрле вакыйгаларга багышланган ашлар уздырырга мөмкинлекләр бирелде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәсе килә: дин тыелган, кысрыкланган заманда да, безнең себер татары хәленчә Аллаһның барлыгын, берлеген онытмады. Мәктәптә атеистик тәрбия дигән белем бүлеге булса да, өйдә Аллаһы юк дип өйрәтмәдек. Аны күпләр беләсездер.

Ул вакытта балалар да, яшьләр дә тәртиплерәк, әдәплерәк, ата-аналар үзләре дә инсафлырак, иманлырак һәм үз телләрен дә беләләр иде. Наркоман, фәхишәлек ни икәнен белми дә, күрми дә идек. Телевизордан ачыктан-ачык әшәке, оятсыз-имансыз хәлләрне күрсәтмиләр иде. Татар авылларында балалар туган телдә сөйләшеп килделәр. Мохит, телевизор, телефон... диярсез, тик ләкине бар бит. Өйдә ата-ана, әби-бабай татарча сөйләшсә, уңган бала ничек белми, ишетми калыр икән? Авыз күпертеп аларның булдыклылыгын, зирәклеген, отышларын сөйләп мактанырга яратабыз, шул акыллы баланы өйдә үз теленә өйрәтә алмыйбыз. Ике телне өйрәнү, ике телдә сөйләшү замана баласына бер дә кыен булмаска тиеш. Зурны, олыны хөрмәт итү, санлау, тыңлау кебек кыйммәтле сыйфатларны да югалта барабыз түгелме? Ник бу болай? Без ни өчен яхшы якка үзгәрмибез? Бу сораулар мине генә борчымый булыр. Уйланырга гына түгел, тибрәнергә күптән вакыттыр бит.

Баксаң, дин көчәя кебек. Мәдрәсәләр, мәчетләр ачыла, дин әһелләре күбәя. Бу күренешләр шатландыра, шөкер. Дөньясы, тормыш белән бергә дин тоту да башкарамы?.. Элекке кебек түгел, ниндидер үзгәрешләр бара... Ашлар да төрле җирдә, төрлечә уздырыла. Коръән чыгулар, ашларда Коръән укулар, садака бирүләр, ашка чакырулар, йолаларны үтәүләр башкара. Кайбер авылларда ашка авыллары белән иртәдән кичкә чаклы йөриләр икән. Саваплары күптер дә бит, аш үткәргән кешегә авырга килми микән? Хәле-малы, акчасы, вакыты җитәрлекме икән хуҗаның? Ярлы-ябагайның да аш-тоз уздырасы килә, кешедән ким уздырасы да килми, юкса, (ярамаса да) гайбәт итәләр. Ходаем авырлыкны, читенлекне, мактануны, артыгын да хупламый бит. Кайбер ашларда Коръәнне берничә кеше укый. Монысы ярый торган эштер дә, хуҗаның аларга садака салыр хәле-акчасы бармы икән? Аның хәзрәтләрне дә риза итәсе киләдер бит. Икенчедән, ашка чакырылганнар арасында ашыгучылар да, картлар да, авырулар да, балалар да булырга мөмкин. Шуның өчен ашларны тыйнаграк, савап алыр өчен, мәрхүмнәрне риза кылыр өчен гадиерәк үткәрсәк тә, Аллаһы Тәгалә кабул итмәс идеме? Кеше башкарса да, тормыш, мохит... башкарса да, дин башкармаска тиештер бит? Һәр авылның үзенең җирле йолалары, гадәтләре дә бармы?.. Аермалыкларны күреп, бу алай түгел, болай түгел, ялгыш дип кешенең күңелен төшерәләр, талашалар... Без, себер татарлары, дин йолаларын, төрле ашларны, дини бәйрәмнәрне электән башкачарак, тормыш шартларына яраклашып, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып, кабул итсен иде дип, үзебезчә үткәрә идек. Элек бездә мәрхүмнәргә Коръән чыгу дип калын гына Коръән китабын тулысынча уку саналган. Мулла шуны атналар, айлар буе укып чыккач кына багышлаган. Хәзер төрле бәяләргә... төрлечә... укыйлар. Элек мәетне аягы белән чыгарган булсалар, хәзер кайбер хәзрәтләр мәрхүмне башы белән чыгарталар, кайбер муллалар мәрхүмнең 3ен, 7сен бергә укыйлар, кайсылары, ярамый, дип укымыйлар, кайсылары алдан укырга ярый дип алдан укыйлар, кайсылары көнен көтәләр. Садакаларның төрлесенә... мәет аткаруга, җеназа догасына, Коръән чыгуга һ.б. бәя куючылар да юк түгел. Сорасаң, аңлатучылар юк. Бу инде кешеләрнең хәленә-байлыгына карап бирелә торгандыр бит... Бар икән, риза ит мәрхүмне дә, хәзрәтне дә, башкаларны да. Юк икән, хәлле хәленчә... Ләкин андый эшләрдә саранлык, билгеле, ярамаган әйбер. Һәр очракта юрганыңа карап аягыңны сузудыр. Бар нәрсәнең искәрмәсе булган кебек, дин йолаларының да үзгәрешләре бардыр, билгеле. Менә бу һәркемгә дә кагыласы гамәлләрнең төп нигезен кайдан һәм ничек белергә? Әллә шулай һәркем үзенчә үткәрсә дә ярыймы?.. Әллә, минем кебекләр күп, бик артта калдыкмы? Элек ризыктан сыгылып торган өстәлләр булмаса да, тыйнак кына аш өстәленә олы-карылар, кардәш-ырулар, күрше-күләннәр чакырылган. Ашта хәзрәткә-муллага хөрмәтнең олысы күрсәтелгән, тыныч кына Коръән тыңлап, дога кылып, теләкләр теләгәннәр, эчтән генә “Амин” әйтеп утырганнар. Хәзер ашларда өстенлекне сыйга бирәләр. Кайбер кешеләр берсеннән-берсе арттырып, байлык күрсәтеп, масаеп-мактанып ашлар уздыралар. Аш өстәле “бай” булмаса, аны гайбәт итәргә дә тартынып тормыйлар. Ярый, бай өстәл гаеп түгелдер дә, муеннары-күкрәкләре ачык, сыгылып торган күлмәк-чалбардан киенгән ханымнар ашны “башка” яктан бизәргә тырышалармы? Балаларга сүз тидерәсем килмәсә дә, шунысын да әйтми китеп булмый. Бала “бисмилла” әйтә белсә, мәчеткә йөрсә, “Аллаһу әкбәр” дисә, андый баланы йөртү мәслихәт, саваплы. Ләкин балалар гына түгел, без үзебез дә төрлечә... Газиз булса да, яратсак та тәрбия күрмәгән баланы ашка йөртүдән тыелырга ярамасмы? Алар шаяра, телефон белән уйный, аш өстәленә үрелә. Кеше арасында әйткән сүз колагына да керми, татарча да аңламый һ.б. Андый баланы башта телгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтү тиештер бит! Кеше арасында, аш өстәле артында үзен тотарга, сәлам бирә белмәсә, ичмаса, татарча исәнләшергә өйрәтергә кирәктер бит. Бу безнең, зурларның, бурычы. Шундый ата-аналар, өннәләр дә бар, кеше алдында баланы “Ванечка, Манечка, милочка, душечка...” дип сөеп бушамыйлар. Читтән бу ямьсез күренә. Башта баланы тәртипкә өйрәтү кирәк, аннары гына кеше арасына хуш килсен.

Бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Яшьли генә вафат булган хатынның хәтем ашына бик күп кеше җыелган. Әнисе-әтисе, туганнары тирән кайгыда. Озын зур өстәл артында картлар (аз гына), карчыклар, ир-атлар, балалар, хатын-кызлар утыра. Мулла, киңәшләрен биреп, кисәтүләрен әйтеп өстәл башына Коръән укырга утырды. Мулла үз эшен башкара, күңелен биреп укый. Бер бүлмәдә хатыннар сөйләшеп “күчеп баралар”, икенчесендә балалар шаяралар, әллә кай почмакта ана елаган баласын юата, аш әзерлисе бүлмәдә савыт-саба тавышы. Кайсыдыр телефоннан җавап бирә. Хәзрәт кычкырыбрак та укып карады, тик әһәмият итүче булмады. Ул, әмәле бетеп, “Аллаһу әкбәр! – диде дә, өстәл яныннан торып, ишеккә юнәлде. Күргәннәре күрде, күрми калучылары да булды. Шунда мин, иман китердем дә, мулла артыннан киттем. Ул керүен керде. Йөзендә ризасызлык билгесе. Аны алып кергәч, елардай булып:

- Вай, туганнар, балаларым – йөрәк кисәкләрем, берәүләр зур кайгыда. Берәү мәрхүмне риза итәргә теләп Коръән укый. Сез нишлисез?! Ник аны тыңламыйсыз? Ул Коръәнне кемгә укый? Тыңламагач, амин әйтеп утырмагач, ник килдегез? - дип әзрәк тавышланырга туры килде. Иң мөһиме: иманны, аннары ашның ямен дә, тәмен дә югалтмагыз. Мондый хәлләргә, бәлки, сезнең дә тарыганыгыз бардыр. Ашларда, вакытлары булганда, хәзрәтләргә, дин әһелләренә мондый гади генә тәртип-тәрбияне аңлатсалар, вәгазь сөйләсәләр мәслихәт булыр иде. Гади кеше сөйләсә, тыңлыйсылары килмәс. Рәхмәт хәзрәтләргә, диннең нигезен белгән мөселман кардәшләргә йолалар турында, дин тоту, нинди сүрә-аятьләрне өйрәнергә кирәклеген язалар. Тәртип-тәрбия, үзеңне тоту нигезләре турында язылса тагы да мөһимрәк булмас идеме? Дәрәҗәле, белемле хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлап, ашларны ничек уздырырга, үзләрен ничек тотарга, иман китерергә, нинди гамәлләрдән тыелырга һ.б. өйрәнерләр иде. Вәгазьләр сөйләсәгез, бердәнбер “Яңарыш”ыбызга бу гади, тик бик кирәкле мәгълүматләр турында язсагыз да мөһим булмасмы? Бәлки, дин тотканнар – намаз укыганнар, ураза тотканнар һ.б да күбәер иде. Фикерләрем ялгыш булса, зинһар, кичерегез.

Тубыл шәһәреннән Фәния әбиегез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума